Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ял көннәрен – файдалы итеп

Вакытны яхшы компаниядә саф һавада уздыру – искиткеч бит! Ә бу вакытта яхшы эш тә эшләсәң - икеләтә рәхәт.

Үткән ялларда район башкарма комитеты һәм Советы, Лаеш шәһәре советы хезмәткәрләре Башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов белән Кама ярын җыештырырга чыктылар. Алар Семрук поселогын һәм аның тирә-ягындагы территорияне тәртипкә китерделәр: ял итүчеләрдән калган көнкүреш калдыкларын җыйдылар, Куйбышев сусаклагычына илтүче юл кырыендагы үләнне чаптылар. Җыелган чүп салынган күпсанлы капчыклар “Чиста яр” экологик акция нәтиҗәсе булды.

Сиңгелдә дә шимбә өмәсе үткәрделәр. Авыл кешеләре җирле зиратны тәртипкә китерделәр. Лаеш районында шимбә һәм якшәмбе өмәләре – яхшы традиция.

Без монда яшибез. Һәм тәртипне дә үзебез урнаштырабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы башкарма комитеты