Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен акчалата җәза көтә

​​​​​​​2022 елның 8 июненнән Россия территориясендә “Россия Федерациясендә административ хокук бозулар турындагы Кодекска үзгәрешләр кертү турында”гы №141-ФЗ законы гамәлгә керде, ул янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар суммасын арттыруны күздә тота.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф 10 тапкыр артты. Бер мисал: әгәр урманнарда янгын иминлеге таләпләрен үтәмәгән өчен бу канун гамәлгә кергәнче гражданнарга штраф 1500дән 30000гә кадәр тәшкил итсә, хәзер минималь күләм шул тәртиптә 15000нән 30000 сумга җитте.

Дача хуҗаларына һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә өй янындагы территориядә, урманга янык участокларда, янгынга каршы полоса белән бүленмәгәндә урман утыртмалары янәшәсендә коры үлән яндыру кыйммәткә төшә. Әгәр элек бу бозу өчен гражданнарга штраф 3000нән 4000гә кадәр булса, хәзер үзгәрешләргә ярашлы төстә закон бозучыларга 30000нән 40000 сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

Корыган үлән, урман җире капламын һәм башка урмандагы яна торган материалларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып урман парклар зонасында яндырырга яратучыларны 40000 сумнан 50000гә кадәр штраф көтә, сүз уңаеннан, элек мондый бозу өчен штраф 10 тапкыр ким иде.

Урманнарда ут белән сак итмәү сәбәпле урман янгыны булганда штраф 50000нән 60000 сум булачак (элек – 5000 сум).

Вазифаи һәм юридик затларга штрафлар суммасы турындагы мәгълүматны газета сайтыннан укыгыз: http://laishtvskyi.ru/ “Иминлек” рубрикасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен акчалата җәза көтә