Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь лаешлылар Россия көнендә паспорт алдылар

Җәйге, кояшлы бу көндә, зурлап Россия көнен билгеләп үткәндә телевизор каршында диванда ятарга теләүчеләр аз булгандыр, мөгаен.

“Синең өчен җырлыйм, минем Россия” бәйрәм программасын ачык һавада үткәрделәр. Тантана башланганчы ук тамашачылар шактый җыелды – бәләкәчләрдән алып картларга кадәр. Һәр кеше күңеленә ошаган шөгыль тапты. Шәһәрнең үзәк мәйданында аттракционнар, батутлар һәм мини-ярминкә, ял итүчеләр өчен осталык сәгатьләре эшләде. Теләге булганнар район мәдәният йорты каршына куелган зур картинаны буяуда катнаштылар.

Бәйрәм дәүләт гимны авазлары астында Россия Федерациясе флагын күтәрүдән башланды. Бу мактаулы хокук Россия мәктәп балалары хәрәкәте активисты Камилә Зәйниевга бирелде. Шәһәр һәм район халкына котлау белән Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев мөрәҗәгать итте.

-Һәр кеше өчен туган ил кече  туган илдән башлана, - дип билгеләп үтте Михаил Владимирович. – Безнең барыбыз өчен бу Лаеш районы. Аның яшәүчеләре туган якны үстерүгә зур өлеш кертәләр. Юкка гына безнең район Татарстанның социаль-икътисади үсешендә беренче өчлеккә керми. Яңа эш урыннары булдырыла, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары ремонтлана, торак төзелә. Ә бүген паспорт алачак балаларга бәхетле киләчәк телим. Хәзердән үк сезгә тормышта нинди юл сайлау турында уйланырга кирәк.

Михаил Фадеев Лаеш районы паспорт бүлеге начальнигы Юлия Ермакова белән берлектә шушы көннәрдә 14 яшь тулган үсмерләргә паспорт тапшырдылар. Егетләр һәм кызлар Россия гражданының төп документы белән район башлыгы исеменнән котлау һәм бүләк сертификатлары алдылар.

Тантаналы концерт РДШ әгъзалары флешмобы белән ачылды. Ә аннан соң сәхнәгә талантлы якташларыбыз чыкты. Яңгыравык тавышлы җырчылар бер кемне дә битараф калдырмады. Алар үз илебез, туган телебез һәм яраткан шәһәребез турында җырладылар. Алар сәхнәдән халыкны бәйрәм белән котладылар һәм күк йөзенең тыныч булуын теләделәр. Концерт бар кеше катнашында тагын бер күңелле флешмоб белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X