Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшәсен “цифра”!

Татарстанда 3 июннән аналог телевидение сүндерелә. Шул уңайдан район Советы бинасында санлы эфир телетапшыруларына күчкәндә Лаеш районында яшәүчеләргә ярдәм итәчәк волонтерларны укыту булды.

Казан телеүзәге хезмәткәрләре әйдәүче инженер Владимир Молев һәм инженер Игорь Захаров волонтерларга цифрлы эфир телетапшырулары (ЦЭТВ) өстенлекләре турында сөйләделәр, алар арасында -  телеканаллар саны арту һәм сурәтләрнең ачык булуы. ЦЭТВны урнаштыру махсус белемнәр таләп итмәвен һәм күп вакыт алмавын аңлаттылар.

Волонтерлар мультиплекслар, антенналар типлары турында, шулай ук сурәтләр ачык булсын өчен  нинди приставкалар алу кирәклеге хакында белделәр. Сүз уңаеннан, алып баручылар сүзләре буенча Татарстанда санлы телевидение берничә тапшыргыч аша тормышка ашырыла һәм телетамашачы антеннаны көйләгәндә кайсы яктан сигналның яхшы кабул ителүен сайлый. Аннан соң ЦЭТВ-осталары теләүчеләрнең барысына үз куллары белән аналог кабул итүне санлыга күчереп карау мөмкинлеге бирделәр һәм аларның сорауларына җавап бирделәр.

Мондый әзерлектән соң волонтерлар аналог телевидениене цифрага көйләүдә ярдәм итә алачаклар. Ә инде моны мөстәкыйль эшләргә теләүчеләр Бердәм мәгълүмати үзәкнең бушлай телефоны 8-800-220-20-02 аша шалтыратып бушлай ярдәм ала алалар. Әгәр сез Интернеттан актив файдалана аласыз икән, кирәкле мәгълүматны смотри-цифру.рф сайтыннан ала аласыз. Иң мөһиме – ЦЭТВга күчүгә алдан әзер булу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы