Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Йорт янындагы үләнне чап

Лаеш халкы "Йорт янындагы үләнне чап" акциясенә кушылды.

Бу акция, ягъни, Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев шаяртканча, флеш-моб, энтузиазм белән кабул ителде.

Виктор Александрович безнең кечкенә генә шәһәрчек нинди дә булса Европа шәһәреннән ким булмасын дип борчыла. Чиста, пөхтә, уңайлы булсын. Моны хакимият һәм шәһәр кешеләренең уртак тырышлыгы белән генә башкарып була. Виктор Арефьев шәһәр халкын үз йортлары янына чыгарга һәм анда тәртип урнаштырырга – чүп үләнен чабарга чакырды. Ул беренчеләрдән булып Сәйдәшев урамындагы 5нче йорт янында үлән чабарга кереште. Бераз вакыт узгач «Йорт янындагы үләнне чап» акциясенә Сәйдәшев һәм Дзержинский урамнары буенча якын-тирә йортлардагы күршеләр дә кушылды.

Газета редакциясе Виктор Арефьев инициативасы хупланыр дип өметләнә. Ә без "Йорт янындагы үләнне чап" флеш-мобыннан сезнең фотографияләрне көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция Лаеш районы лаешта реклама