Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Үзара салым-2018

Тиздән, 2018 елның 18 ноябрендә, Татарстанда гражданнарга үзара салым кертү буенча референдум үтәчәк.

Аларда 43 муниципаль районның 844 җирлегендә яшәүчеләр катнашачак. Җирле референдумнарда 44 территориаль сайлау комиссиясе һәм 1645 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Референдумнарда гражданнарга салыначак үзара салым суммасы 100дән 2000 сумга кадәр.

2017 елда ”Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законның 25.1 һәм 56 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында” №389-ФЗ Федераль законы кабул ителде. Ул үзара салым кертү мәсьәләсен җирлек, шәһәр районы эчендә, федераль әһәмияттәге шәһәр эчендәге территориядә, шәһәр округы яки муниципаль район чикләрендәге территорияләрдә гражданнар җыенында хәл итү мөмкинлеге бирә. Бу законга ярашлы төстә республиканың 42 җирлеге 103 торак пунктында үзара салым мәсьәләсен гражданнар җыены хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X