Яңа фотоконкурс старт алды
Газетабыз сайтында “Яңа ел могҗизасы” интернет-конкурсына фоторәсемнәр кабул ителә башлады.
Сезнең балаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның яңа ел атмосферасында елмайган йөзләре сурәтләнгән фотоларны (портретлар һәм гаилә белән) novayakama@yandex.ru электрон адресы буенча көтәбез. Сез шулай ВКонтакте социаль челтәрендә “Камская новь” төркеменә https://vk.com/kamsknov буенча җибәрә яки газета редакциясенә бу адрес буенча китерә аласыз: Лаеш, М.Ульянова урамы, 56 (икенче офис).
Рәсемнәр һәм коллажлар 2019 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителә. Төп приз – электр самавыры. Бәйге шартлары һәм башка призлар турында газета сайтының “Фотоконкурс” рубрикасыннан белергә була.
Рәсемнәрегезне җибәрегез, катнашыгыз, тавыш бирегез һәм җиңегез!
Нет комментариев