Лаеш районында ял итү урыннары күп
Ял базалары, кемпинглар, кунак йортлары, Кама диңгезе — ял көннәрен яки ялыгызны үткәрү өчен барлык шартлар да бар. Биредә Лаеш районының популяр һәм төзекләндерелгән базалары, санаторий-профилакторийлары һәм глэмпинглары турында мәгълүмат тупланган.
-
Лаеш районы — гаилә ялы өчен менә дигән урын
Тасвирлама: Кама ярында урнашкан Лаеш районында гаилә белән ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Монда сез санаторийлар, ял базалары, кемпинглар, элемтә телефоннары исемлеген табарсыз.
-
Лаеш районы пляжлары (су коену өчен җиһазландырылган урыннар)
Тасвирлама: Биредә сез «Кама диңгезе» нең нәрсә икәнен, ни өчен ул ял итүчеләрне җәлеп итә һәм Лаеш пляжына ничек барып җитәргә икәнен белерсез.
Санаторий-профилакторийлар һәм ял базалары, Лаеш районы кемпинглары теләсә нинди зәвыкка туры килә
«Санта» шифаханәсе
Ул Матюшинода, Идел буенда урнашкан. Номерлар теләсә нинди зәвыкка. Табиблар киңәшләрен исәпкә алып туклану. Процедуралар өчен кабинетлар, ашханә һәм номерлар бер түбә астында урнашкан, корпустан корпуска йөрергә кирәкми.
«Yl home» кемпингы
Бу Пиголи авылында заманча кемпинг. Якындагы торак пункт — Никольский, ул «Каравон» Бөтенроссия фольклор бәйрәме белән дан тота. Парковка урыннары бар.
«Заповедное Прибрежье» ял базасы
Макаровка авылында Куйбышев сусаклагычыннан 100 метр ераклыкта урнашкан. Матур пейзаж, чиста һава, әкияти кояш баеу. Теләсәгез балык тотарга була. Кибетләр бар.
«Солнышко» ял базасы
База Казаннан ерак түгел Атабайда урнашкан. Өч уңайлы ике катлы йортның теләсә кайсысын арендага алыгыз. Бер тәүлек эчендә ял итү мөмкинлеге бар. Йортны Озак вакытка да арендага алырга мөмкин. Гаилә ялы яки зур компания өчен искиткеч урын.
«МайамИменьково» ял базасы
Аның турында сез монда — «МайамИменьково» да укый аласыз

«Глэмпинг Cinema» зур түгел, ләкин уңайлы.
Күбрәк мәгълүматны бу сылтама буенча карагыз — «Глэмпинг Cinema»
