Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

2016 ел – Су саклау зоналары елы

Лаеш районында Су саклау зоналары елы чаралары программасын эшлиләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Экология планында бу бик мөһим. Елның төп бурычлары - су объектларын, әйләнә-тирә мохитне, биологик ресурсларны, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау һәм торгызу. Тагын бер бурыч...

Лаеш районында Су саклау зоналары елы чаралары программасын эшлиләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Экология планында бу бик мөһим. Елның төп бурычлары - су объектларын, әйләнә-тирә мохитне, биологик ресурсларны, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау һәм торгызу. Тагын бер бурыч - халык өчен уңайлы шартлар тудыру.

Республикада өч ай эчендә чаралар программасын ясарга тиешле оештыру комитеты төзелгән. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына дәүләт органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр белән бергә үз территорияләрендә табигатьне саклау чаралары оештырырга тәкъдим ителгән. Сулыкларга бай Лаеш районы территориясендә гаять зур масштаблы эшләр үткәрергә кирәк. Сулыкларның иң зуры булып Куйбышев сусаклагычы тора. Елгалар ярларын ныгыту һәм чистарту, балыкларны браконьерлардан саклау, табигатьне саклауның сак зоналарын үтәү, яр буйлары һәм пляжлар булдыру - Су саклау зоналары елында эшләргә тиешле эшләрнең тулы булмаган исемлеге бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район водоохрана