Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Абитуриентлар өчен бар шартлар тудырылган

Бу көннәрдә Лаеш техник-икътисад техникумында 2016-2017 уку елының кабул итү кампаниясе ахырына якынлаша. Укырга керү белән эшнең ничек торуы турында кабул итү комиссиясе секретаре Ольга Матяшина сөйли. Ольга Александровна, документлар кабул итү кайчан башланды һәм ул кайчанга кадәр дәвам итәчәк? -Быел документлар кабул итү 1 июньдә башланды, 15 августта тәмамланды....

Бу көннәрдә Лаеш техник-икътисад техникумында 2016-2017 уку елының кабул итү кампаниясе ахырына якынлаша. Укырга керү белән эшнең ничек торуы турында кабул итү комиссиясе секретаре Ольга Матяшина сөйли.

Ольга Александровна, документлар кабул итү кайчан башланды һәм ул кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

-Быел документлар кабул итү 1 июньдә башланды, 15 августта тәмамланды.

Ә быел күпме бюджет урыннары бүленгән? Бүгенге көнгә укырга керергә теләүчеләр саны күп-ме?

-Быел 160 бюджет урыны бүленгән. Бүгенге көнгә 151 абитуриент документ тапшырды. Абитуриентларның күбесе Татарстан Рес-публикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Алексеевск, Спас районнарыннан.

Техникум быел нинди белгечлекләр тәкъдим итә һәм аларның ниндиләре популяр?

-Техникум урта һөнәри белемнең түбәндәге белгечлекләрен тәкъдим итә: икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, очу аппаратларын һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү. Моннан тыш, квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр: авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты, "С" категорияле транспорт чаралары йөртүче, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын ремонтлау буенча слесарь, пешекче, кондитер әзерләү программалары да каралган.

Абитуриентлар арасында иң популяр белгечлекләр - хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру, очу аппаратларын һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү.

-Укырга кергәндә нинди дә булса сынаулар каралганмы?

-Керү сынаулары юк. Укырга аттестатның уртача баллы буенча кабул итәләр. 25 кешедән торган төркемнәр формалаштырыла.

Студентлар өчен нинди шартлар тудырылган?

-Теләге булган һәр-кемгә яшәү өчен уңайлы тулай торак бирелә. Быел уку корпусы тулысынча ремонтланды, яңа җиһазлар сатып алынды. Студентлар өчен күп санлы түгәрәкләр һәм спорт секцияләре эшләп килә. Бар уку елы дәвамында студентлар техникум аш-ханәсендә туклана алалар.

Татьяна Штукина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район