Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җәй көне үләннәр белән тукландык

Концлагерьның балигъ булмаган тоткыны, II төркем инвалид, Усадыда яшәүче Лидия Александровна Минеева (Базилевская) искә төшерә.

Мария Ильясова фотосы

Сугыш башланганда миңа дүрт яшь иде. Без Донда, Воронеж өлкәсендә яшәдек. 1942 елда өлкә оккупациядә калды һәм 6 июльдә безнең авылга немецлар килде. Алар һәрчак ашарга сорады. Җирле халыкка автомат төбәп : “Хуҗабикә, йомырка, сөт бир. Теләсәң каян ал!” дип кычкыра иделәр. Безнең бакчада алмагачлар күп иде, немецлар аларның барысын кисеп яктылар. Безнең өйдә алар атларын тоттылар.

Безне әнием һәм сеңлем белән 24 июльдә Германиягә алып китәргә җыендылар: озакка түгел, берничә көнгә генә диделәр. Әнием йөкле иде (энем 1943 елның гыйнварында лагерьда туды). Авыл халкының китәсе килмәде, аларны үтереп туганнар каберенә күмделәр. Немецлар безне башка авылга алып киткәч без сеңлем белән сөендек тә: кечкенәләр бит, ахмаклар. Анда күчкәч яхшырак булыр дип уйладык. Ә анда ач-яланга киттек һәм ач-ялангач килдек...

Безнең белән немецлар Дон аша кичә алмадылар: күпер шартлаган иде. Безне Острогожск шәһәрендәге махсус лагерьда калдырдылар. Анда җиде ай булдык. Юлга сохарилар алган идек, немецлар аларны бездән алып атларга ашаттылар. Әнием  немец яулыкларыннан безгә киемнәр текте. Безне 1943 елның кышында азат иттеләр. Өйгә әйләнеп кайттык, ә бомбага тотулар дәвам итте. Мин немец самолетлары гөрелтесен әле дә хәтерлим... Җимерелсә дә өебез калган иде. Авылдашларыбызның күбесенең яшәр урыны да булмады – барысын тар-мар иткәннәр. Кешеләр шартлаган эшелоннар яткан урыннарга бардылар: анда калган азык-төлекне җыйдылар. 1946 елга кадәр шулай яшәдек. Ул вакытка тагын бер энебез туды. Исемдә, әни аңа ботка пешерә һәм мичтә яшерә, ә без аны табып беразын бармаклар белән ашыйбыз. Ачлык рәхимсез бит... Ә кышын... Кемдер ачлыктан, кемдер бомбалардан үлде. Әнинең бер туганының бомбага тотканда уң кулы өзелде.

Сугыштан соң да начар яшәдек. Мин 10 сыйныфта укыганда әни мине Ерак Көнчыгышка үз апалары янына җибәрде. Әмма мин кире кайттым, сагынуга түзә алмадым. 1957 елда мин Воронеж өлкәсендәге Россошански медучилищесын тәмамладым Ул чакта эшкә юллама бирмәделәр һәм мин Лаеш районындагы дус кызым янына Комлы Ковалига килдем. Ул миңа Столбище хастаханәсе янәшәсендәге Усадыда урын тапты. Мин анда 38 ел фельдшер булып эшләдем, медпунктны миннән соң төзеделәр. Усадыда булчак ирем, Виктор Минеев белән таныштым. 43 ел бергә яшәдек. 2001 елда ирем вафат булды. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Минем  дүрт оныгым һәм дүрт оныкчыгым бар.

Лидия Минеева юбилей медальләре, “Непокоренные” истәлек медале белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары