Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ана капиталы акчасыннан 25 мең ал

Пенсия фонды ана капиталыннан 25 000 сум акча алуга гаризаларны 2016 елның 30 ноябренә кадәр генә кабул итә. Ана капиталыннан 25 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүне алу хокукыннан сертификат алган (яки 2016 елның 30 сентябренә кадәр алачак) һәм капиталны тотуның төп юнәлешләренә бар сумманы тотып бетермәгән бар гаиләләр...

Пенсия фонды ана капиталыннан 25 000 сум акча алуга гаризаларны 2016 елның 30 ноябренә кадәр генә кабул итә.

Ана капиталыннан 25 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүне алу хокукыннан сертификат алган (яки 2016 елның 30 сентябренә кадәр алачак) һәм капиталны тотуның төп юнәлешләренә бар сумманы тотып бетермәгән бар гаиләләр файдалана ала. Ана капиталына сертификат ияләре бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризаны сертификат алуга хокук биргән бала туганнан соң күпме вакыт үтүенә бәйсез төстә бирә алалар.

Гаризаны турыдан-туры Россия Пенсия фондының территориаль идарәсенә 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Гаризада сертификат иясенең СНИЛСы, ана капиталына сертификатның сериясе һәм номеры күрсәтелә. Үзең белән шәхесне раслаучы документ, ике ай эчендә 25 000 сум яки ана капиталының калган суммасы 25 000 сумнан кимрәк булганда, аннан азрак сумма күчереләчәк счет реквизитлары турында банк белешмәсе булырга тиеш. Шулай ук гаризаны шәхсән тапшырганда Россия Пенсия фонды үзең белән шәхси сакланучы документлар: ана капиталына сертификат һәм мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын алып килергә тәкъдим итә. Алган акчаны гаилә үзе теләгәнчә тота ала.

ПФРның Лаеш районы идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев