Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне ничек алырга

Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган 25000 сум түләүгә гаризалар кабул итә Әлеге хокуктан ана капиталын алган (яки 2016 елның 30 сентябренә кадәр аңа хокук алачак) һәм акчаны капиталны тотуның төп юнәлешләренә тулысынча тотмаган барлык гаиләләр файдалана ала. Гаризалар 2016 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Ана...

Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган 25000 сум түләүгә гаризалар кабул итә

Әлеге хокуктан ана капиталын алган (яки 2016 елның 30 сентябренә кадәр аңа хокук алачак) һәм акчаны капиталны тотуның төп юнәлешләренә тулысынча тотмаган барлык гаиләләр файдалана ала. Гаризалар 2016 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.

Ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган түләү турында гаризаны электрон төстә гражданның шәхси кабинеты аша ПФР сайтында www.pfrf.ru адресы буенча бирергә мөмкин. Әлеге хезмәттән бары тик дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталында расланган исәп язуы булган гражданнар гына файдалана ала. Үз исәп язуыңны ПФРның территориаль идарәләренә мөрәҗәгать итеп раслатырга мөмкин. Үзең белән паспорт булу зарур. Гаризаны электрон төстә биргәндә гражданның клиентлар хезмәтенә шәхсән килүе таләп ителми.

Әгәр сез ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган түләү турында гаризаны ПФРның ТР Лаеш районы идарәсенең клиентлар хезмәте аша бирергә телисез икән, 8 (84378) 2-52-41 телефоны аша яки ПФРның www.pfrf.ru сайтының "Электрон сервислар" бүлегендә кабул итүгә алдан язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район