Авыл хуҗалыгы санын алу тәмамланырга 10 көн калды
Казан шәһәре (Лаеш шәһәре) дәүләт статистикасы бүлеге мәгълүматлары буенча районда 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу башланганнан 100 % шәхси эшмәкәрләрнең һәм барлык авыл хуҗалыгы оешмаларының, шулай ук фермер хуҗалыкларының 94 %ы, коммерциячел булмаган бакчачылык һәм дача оешмаларының 83%ы, 100 % шәһәр һәм авыл утарлары саны алынган. Электрон төстә...
Казан шәһәре (Лаеш шәһәре) дәүләт статистикасы бүлеге мәгълүматлары буенча районда 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу башланганнан 100 % шәхси эшмәкәрләрнең һәм барлык авыл хуҗалыгы оешмаларының, шулай ук фермер хуҗалыкларының 94 %ы, коммерциячел булмаган бакчачылык һәм дача оешмаларының 83%ы, 100 % шәһәр һәм авыл утарлары саны алынган.
Электрон төстә сан алу кәгазьләрен бар авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян хуҗалыклары тапшырган. 95 %тан артык сан алучы сан алуны төгәлләде.
Исегезгә төшерәбез, бар илебездәге кебек үк, 1 июльдә Лаеш районында старт алган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу 15 августта тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев