Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авыл тормышы

Социаль - икътисади торыш Татар Янтыгы авыл жирлеге территориясенең гомуми мәйданы 411 га тәшкил итә, авылның үзенең мәйданы - 173 га, көтүлекләр - 238 га. Авыл эчендәге юллар озынлыгы - 7,1 километр, аларның 2,5 километрына асфальт һәм вак таш җәелгән. 2015 елда гражданнарның үзара салымы акчаларына юлның 400 метр участогы...

Социаль - икътисади торыш

Татар Янтыгы авыл жирлеге территориясенең гомуми мәйданы 411 га тәшкил итә, авылның үзенең мәйданы - 173 га, көтүлекләр - 238 га. Авыл эчендәге юллар озынлыгы - 7,1 километр, аларның 2,5 километрына асфальт һәм вак таш җәелгән. 2015 елда гражданнарның үзара салымы акчаларына юлның 400 метр участогы ремонтланган. Бүгенге көндә 132 хуҗалыкта 337 кеше яши, алар арасында пенсионерлар - 177, эшкә сәләтле гражданнар - 118 (аларның 56 сы авылдан читтә эшли, 36 сы - бюджет өлкәсендә). Авылда терлек саны - 133, шул исәптән сыерлар - 25, кәҗәләр - 6, сарыклар - 114. Шулай ук халыкның 304 оя умартасы бар. 2015 елда һәр сыерга дәүләт 3000 сум, һәр кәҗәгә 1000 сум акча бүлеп бирде. Авыл халкын су белән 3 суэтем башнясы тәэмин итә, 5 чишмә реконструкцияләнгән.

Бүгенге көндә Татар Янтыгы авылында ике кибет, мәктәп, почта бүлеге, китапханә, клуб һәм мәчет эшли. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы авыл кешеләрен ашлык, фураж, печән һәм салам белән тәэмин итә. Өч эшмәкәр үз эшләре: төзелеш блоклары җитештерү һәм агач эшкәртү белән шөгыльләнә. 2015 елда авыл мәктәбенә капиталь ремонт ясалган һәм шул ук бинада урнашкан ФАП ремонтланган. Барлык электр баганалары һәм үткәргечләр алыштырылган, һәр йортта яңа счетчиклар урнаштырылган. Шулай ук авылга сүс-оптик телефон линиясе кертелгән. Моның белән кабельле телевидение һәм югары тизлекле интернет кебек яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән. Авыл кешеләре үзләре дә авыл тормышында актив катнашалар: гражданнар көче белән Брысса елгасы үзәне чистартылган һәм аның аша күпер салынган. Татар Янтыгы авылында Хәбибулла Габдуллин һәм Әнвәр Насыйров гаиләләре яши. Алар тормыш иптәшләре белән гомер итүләренең шул тәртиптә 60 һәм 55 еллыкларын билгеләп үттеләр. 2015 елда Сабантуй бәйрәме вакытында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев аларны истәлекле даталары белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Шунда ук ул хуҗалыкларында 5 сыер асраучы Яруллиннар гаиләсенә саву аппараты бүләк итте. Татар Янтыгы авыл җирлеге башлыгы - Рәшит Шәмиев.

Авылның табигате бик матур: аны һәр яктан урманнар һәм киң болыннар әйләндереп алган, аларда күп төрле дару үләннәре, җир җиләге, каен җиләге, миләш, шомырт һәм балан үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район