Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авыл язмышы – кешеләрдә

Татар Янтыгында районда билгеле, бар гомерләрен педагогикага багышлаган Хафизовлар династиясе вәкиле Рафыйк Хафизов яши. Менә 32 ел инде ул авыл мәктәбе директоры булып тора, ә аның хезмәт юлын карасаң, ул монда укытучы булып 1974 елда килә. Шул факт кызыклы: районның берьюлы өч мәктәбендә - Пәрәү, Урта Девятово, Татар Янтыгы авылларында...

Татар Янтыгында районда билгеле, бар гомерләрен педагогикага багышлаган Хафизовлар династиясе вәкиле Рафыйк Хафизов яши. Менә 32 ел инде ул авыл мәктәбе директоры булып тора, ә аның хезмәт юлын карасаң, ул монда укытучы булып 1974 елда килә. Шул факт кызыклы: районның берьюлы өч мәктәбендә - Пәрәү, Урта Девятово, Татар Янтыгы авылларында директор булып Хафизовлар династиясенең өч вәкиле тора. Рафыйк Салихович үзе сөйләгәнчә, аның әтисе 30 ел дәвамында колхоз рәисе булып эшләгән, ә әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куя. Биш балалары да үзләрен педагогикага багышларга уйлый: Рафыйк Хафизовның ир һәм кыз туганнары балаларга математика, физика, биология һәм технология укыталар. Ул үзе хәзер җитәкләгән мәктәпне тәмамлаган. Ул чакта анда 327 кеше укыган. Бүген Татар Янтыгы авылы мәктәбе ышанычлы кулларда, чөнки Рафыйк Салиховичның урынбасары булып аның тормыш иптәше Гөлсинә эшли.

-Эшчәнлектә кыенлыклар килеп чыкмыймы? - дип сорыйм мин директордан.

-Болай, киресенчә, җиңелрәк, чөнки без бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз, бер-беребезнең бар нечкәлекләрен һәм мөмкинлекләрен беләбез. Мин эшли алмаганда, мине Гөлсинә алыштыра һәм шуны әйтергә кирәк, ул барлык вазифаларны җиренә җиткереп башкара.

-Сез мәктәп директоры булып 30 елдан артык эшлисез, ә гомуми педагогик стажыгыз 42 ел тәшкил итә. Элекке һәм хәзерге хезмәт көннәрен исәпкә алганда, сезнең фикер буенча, элекке һәм хәзерге укучылар бер-берләреннән аерыламы?

-Аерыла! Барыннан да бигрәк шуның белән: хәзер яшьләр хезмәт белән шөгыльләнүгә яки үзенә нинди дә булса хобби табуга караганда Интернетта утыруга өстенлек бирә. Элек балалар атналар буе басуда һәм мәктәп бакчасында эшли иде, ә хәзер алар кулларына көрәк тә алмыйлар. Кызлар һәм малайлар бар авыл белән хоккей яки футбол уйнаган чаклар бар иде, хәзер урамда беркемне күрмисең, - ди Рафыйк Салихович.

Ул үзе исә, яшь булмавына да карамастан, физик хезмәттән башка бер көн дә яши алмый. Хатыны Гөлсинә сөйләгәнчә, Рафыйк Хафизов сәгать 4 тә тора һәм кулына чүкеч яки чалгы алып мәктәп территориясенә керә. Монда ул 1,5 гектарда үләнне чаба. Тагын, бер сүз әйтмичә, җирле мәчетне шефлыкка алган һәм аның территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнә. Аларның балалары да, әти-әниләре кебек, зур тырышлык белән югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылалар, тик алар, педагоглыкка укысалар да, әти-әниләре эзеннән китмәгән. Кызларының берсе Татарстан китап нәшриятендә эшләсә, икенчесе төзелеш фирмасын җитәкли. Оныклары Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы IT-лицейда укый һәм дәүләт имтиханнарында 98 әр балл җыя.

Татар Янтыгы авылы мәктәбе турында сөйләгәндә без әлеге авылдан чыккан рәссам Рәшит Фәйзерахмановны игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Ул берничә ел элек белем бирү учреждениесенә үз картиналарын бүләк итә һәм һәр елны, Казаннан җирле Сабантуйга кайтканда, эшләренә ревизия үткәрә. Оста әлеге вакыт эчендә үз картиналарының яхшы саклануына, аларда бернинди эз дә булмауга чиксез шат. Мәктәп укучылары Рәшит Фәйзерахманов эшләренә сакчыл карыйлар, чөнки аларда авыл тарихыннан өзекләр сурәтләнгән, анда вак кына детальләргә дә игътибар бирелгән. Мәсәлән, картиналарының берсендә рәссам Сабантуй кунаклары машиналарын бәйрәм вакытында ничек торган шул тәртиптә, аларның төсен һәм маркасын төгәл сурәтләгән. Монда останың беренче мәхәббәтен дә, 1941-1945 елгы сугыш башын да, дин эшлеклеләрен эзәрлекләү чорын да күрергә мөмкин. Болар барысы яшьләргә үз авыллары тарихын, шул чор йөзләрен истә тотарга һәм Татар Янтыгы язмышына кагылган вакыйгалар истәлеген сакларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Тат. Янтык