Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бар гаилә белән прививкага

Эштәге арганлык һәм гаиләдәге проблемалар белән бергә көз якынлаша - грипп таралу өчен иң яхшы шартлар. Үзеңне әлеге йогышлы авырудан ничек сакларга кирәклеге турында эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Марина Идрисова белән сөйләшәбез. -Марина Александровна, грипп белән авыруның куркынычы нидә? -Бу организмның иммунитетын киметә торган кискен йогышлы авыру. Шуңа...

Эштәге арганлык һәм гаиләдәге проблемалар белән бергә көз якынлаша - грипп таралу өчен иң яхшы шартлар.

Үзеңне әлеге йогышлы авырудан ничек сакларга кирәклеге турында эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Марина Идрисова белән сөйләшәбез.

-Марина Александровна, грипп белән авыруның куркынычы нидә?

-Бу организмның иммунитетын киметә торган кискен йогышлы авыру. Шуңа күрә җитди катлауланулар: үпкә ялкынсыну һәм бронхит, йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү мөмкинлеге бар. Гриппка отит (урта колак ялкынсыну), гайморит (борын куышлыгы ялкынсыну), менинго-энцефалит (ми һәм аның элпәләре ялкынсыну) кушылырга мөмкин.

Гриппка каршы вакцина ясату ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?

-Бу иң нәтиҗәле чараларның берсе. Практика күрсәткәнчә, вакцина ясату 90% очракта авыруны булдырмый кала. Әгәр кеше шулай да авырып китә икән, элек үткәрелгән прививка катлауланулар һәм үлем ихтималын шактый киметә.

Гриппка каршы вакцинаны әлеге йогышлы авыруга каршы ышанычлы иммунитет барлыкка килсен өчен көзге чорда, эпидемия башланганчы ясатырга кирәк.

Россиядә нинди вакциналар кулланалар?

-Хәзерге вакытта РФда гриппка каршы теркәлгән 11 вакцина кулланыла. Алар арасында үз илебездә ясалган "Гриппол" һәм "Совигрипп" иң нәтиҗәлеләрдән санала. Алар гриппны профилактикалау чараларының яңа буыны вәкилләре, югары нәтиҗәлелек белән иминлекне берләштерәләр. "Гриппол" һәм "Совигрипп"та ел саен бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән, югары дәрәҗәдә чистартылган грипп вирусының өч актуаль штаммы антигеннары бар. Алар антитәнчекләр эшләп чыгаруны актив стимуллаштыралар. Игътибар итегез: "Гриппол"ны алты айлык чактан кулланырга мөмкин.

Бу вакциналарның тискәре яклары бармы?

-Кискен йогышлы һәм йогышсыз авырулар, хроник авырулар кискенләшкән чор, тавык йомыркасы аксымына аллергия медицина ягыннан кире кагу сәбәпләре булып тора.

Халыкның нинди төркемнәре авыру куркынычы булган зонага керә?

-Гриппка каршы иммунопрофилактикада өстенлек балаларга, хроник авырулары булган өлкәннәргә, йөкле хатыннарга, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә, шулай ук аларның хезмәткәрләренә бирелә. Медицина хезмәткәрләре, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк затлар да әлеге төркемгә карый. Аларның барысына да прививка бушлай ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X