Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Барлык проблемаларны бергә хәл итәбез

Атабай авыл җирлеге отчет сессиясе күптән түгел капремонттан соң ачылган мәдәният йортында үтте.

Утырышта район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты. Бу җаваплы чарага атабайлылар үз казанышларыннан күргәзмә оештырганнар. Җирле кул эшләре осталары үз әйберләрен куйганнар, яшь спортчылар да үз уңышлары белән мактандылар.

Төп докладны Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова ясады. Аның сүзләре буенча, авылда яңа торак салына – гомуми мәйданы 1039 кв.м булган җиде йорт. Җирлек территориясендә мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлеге,  Саклык банкы филиалы, мәчет, өч кибет эшли. “Атабай” агрофирмасы эшләп килә.

Үзара салым программасы буенча узган елда Пионер, Совет, Комсомол, Мәктәп, Водопроводная урамнарына вак таш җәелгән. Быел да урамнарга таш җәю дәвам итәчәк. Авыл халкының уртак тырышлыгы белән елга берничә мәртәбә юл буйларыннан һәм яр зонасыннан чүп-чар җыела.

Атабай туристлар арасында танылу алган авыл. 2018 елда туристларны күбрәк җәлеп итү өчен кунаклар каршылау урыны җиһазлаганнар. Хәзер аларны яңартылган мәдәният йортында кабул итәчәкләр. Район үзәгенә кадәр автобус йөри.

Хәл ителмәгән проблемалар да бар. Бу авыл эчендәге юллар, шулай ук авыл кешеләре асраган терлек саны кимү.

Киләсе елга бурычлар – скважинаны рәшәткә белән тотып алу, юлларга ясалма калкулыклар ясау, иске йортны күчерү, шулай ук үзара салым акчаларына авылны төзекләндерүне дәвам итү.

Сессия узган ел йомгаклары буенча уңышларга ирешкәннәрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Атабайлылар хакимият вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы