Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Бердәм Россия“нең мобиль җәмәгать кабул итүе Лаеш районы юллары буйлап тәгәри

Бердәмроссиялеләр бик яхшы инициатива белән чыктылар. "Мобиль җәмәгать кабул итүе" дип язылган автобус районыбыз маршрутлары буйлап йөри, бер авыл артыннан икенчесендә була. Светлана КЛЮЕВА Автор фотосы "Бердәм Россия" партиясе төбәк җәмәгать кабул итүе хезмәткәрләре 12 августта берьюлы өч торак пунктта - Сокуры, Каипы, Пәрәүдә булдылар. Каипыдагы очрашуга күп кенә авыл...

Бердәмроссиялеләр бик яхшы инициатива белән чыктылар. "Мобиль җәмәгать кабул итүе" дип язылган автобус районыбыз маршрутлары буйлап йөри, бер авыл артыннан икенчесендә була.

Светлана КЛЮЕВА

Автор фотосы

"Бердәм Россия" партиясе төбәк җәмәгать кабул итүе хезмәткәрләре 12 августта берьюлы өч торак пунктта - Сокуры, Каипы, Пәрәүдә булдылар. Каипыдагы очрашуга күп кенә авыл хезмәтчәннәре җыелды. Алар барысы да үз сораулары һәм проблемалары белән килгән. Һәркем үз теләкләрен махсус "Минем Дәүләт Думасындагы Татарстан командасына теләкләрем" бланкына язды.

-Районда яшәүчеләр барысы да бик актив, шәфкатьле, тормыш һәм үсеш перспективалары белән кызыксынучан, - диде "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүе координаторы Алсу Дәминова. - Аларның теләкләре нигездә торак-коммуналь хуҗалык тармагы, юллар, су белән тәэмин итү, авыл мәктәпләрен җиһазлау, "Сугыш чоры балалары" статусы белән бәйле.

Мәсәлән, Әлфия Зарипова Каипы кешеләренә әхлакый тәрбия бирү, дини агарту белән шөгыльләнүче "Иман Нуры" мәчетенә игътибар итүне сорый. Аның якташын "Теремок" балалар бакчасының техник персоналы хезмәт хакына өстәмәләр мәсьәләсе борчый. Барлык үтенечләр һәм теләкләр - җирлек башлыгы Рифат Хәмидуллин контролендә.

- Район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән быел авылда тормыш уңайлыгы өчен күп эшләнде, - дип сөйли Рифат Җәүдәт улы. - Карагыз, яр буе нинди матур, ярларны ныгыту эшләре үткәрдек, Брысса елгасы үзәнен чистарттык һәм ныгыттык. Авылның зур территориясендә коймаларны алыштырдык, яктыртуны җайга салдык, су белән тәэмин итү мәсьәләсен акрынлап хәл итәбез. Су бирү белән өзеклекләр ял көннәрендә, дача хуҗалары кайтканда барлыкка килә. Әмма проблеманы шунда ук хәл итә алмыйбыз, үз акчаларыбыз җитеп бетми.

Акцияне үткәрүгә район террито-риясендә мобиль җәмәгать кабул итүе эше өчен җаваплы, "Бердәм Россия" партиясенең Лаеш җирле башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева җитәкчелек итте. Авыл кешеләре аның янына үз проблемалары белән килделәр, ярдәме һәм аңлавы өчен рәхмәт белдерделәр.

Күпсанлы теләк һәм таләпләр язылган бланкларны тутыруда агитаторлар ярдәм итте. Аларны "Мобиль Татарстан. Бердәм Россия" дип язылган футболкалар буенча аерырга мөмкин иде. Алар шулай ук теләге булган һәркемгә алда торган РФ Дәүләт Думасына сайлаулар турында материаллар тараттылар. Эшләрен төгәлләгәч, җәмәгать кабул итүе хезмәткәрләре утырган автобус алга таба юл алды. Аларны башка авылда көтәләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район