Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Без үзебез могҗиза тудыра алабыз яки тормыш фәлсәфәсе

Дуслар, әйдәгез җир йөзендәге иң зур могҗиза – безнең үзебез хакында сөйләшик әле .Без гаҗәеп көчләрнең һәр кешедә дә булмавына ияләндек һәм үзебезнең күп нәрсәләргә сәләтле икәнебезне тоймыйбыз.

Вера Баннова

Ничектер бер көнне миңа артык яшь булмаган ханым керде һәм саулыгына зарлана башлады. Мин аңа тавык ите тәкъдим иттем. Үз авырулары турында сөйли-сөйли ул иң юан сөякне алды һәм шырпы сындырган кебек аны урталай сындырды, моны аның кулы эшләвен ул сизмәде дә.

Без үз тәнебезне могҗизалар тудырырга мәҗбүр итә алабыз. Әле дә исемдә, бала чакта сугыштан кайткан Семен Белов безгә һөҗүм барышында иптәшенең янган танк астында калуын сөйләде. Ул һәм башка егетләр ялан куллары белән күп тонналы танкны күтәргәннәр һәм дусларын коткарганнар.

Кормачида шундый очрак булды. Күп балалы гаиләдә Ванечка атлы малай яшәде. Ул сау-таза малай булып үсте. Гаилә өй сала башлады, балалар ничектер икенче планда калды, Ванечканың авырый башлавын беркем дә сизмәде. Өч елдан ул аяктан калды. Менә бер вакыт әбисе күчтәнәчләр тарата башлый, ә Ванечка еракта утыра һәм әбисеннән: “Әби, миңа да бир әле” дип сорый. Ул: “Улым, үзең ал” ди. “Мин ала алмыйм”, - ди Ванечка. “Ә син Николай Угодниктан сора. Сора һәм бас”, - дип дәвам итә әбисе. Ул нинди догалар укыган. Бер кеше дә белми. Әмма ул баса һәм йөреп китә...

Минем туганнан туганым Надя февраль аенда туган көненә ире Саша бүләк иткән ландышлар бәйләмен гомергә онытмас. Тирә-якта кар, ә өстәлдә тере чәчәкләр... Надя  Сашадан ландышларны каян алдың дип сорагач, анысы салкын террасада үзем үстердем, дип җавап биргән. Менә мәхәббәт нинди могҗизалар тудыра.

Казанда яшәүче Наташа исемле танышым бар. Ул беренче тапкыр булачак ире йортына кергәч күргәннәрен шаклар катып сөйләгән иде. Кыз әкияткә кергән кебек була, балчык чүлмәктән түшәмгә кадәр үскән кыргый виноград ботагы, кәкре агачтан ясалган  сәер лампа, көнбагыш чәчәкләре гөлләмәсе, ботаклардан эшләнгән бра... Күп еллар инде Наташа җылылык һәм гармония патшалыгында яши. Монда әлегәчә әкияти дөнья.

Язучы Юрий Тынянов “Пушкин” романын язганда, аның ике бөере дә чак эшләгән.Табиблар аңа бер айдан артык яшәмәссең, диләр. Китапны язу теләге шулкадәр көчле була ки, язучы соңгы ноктаны куйгач кына үлә. Менә нинди рухи көч. Моның мисаллары күп. Чөнки иң гади булмаган җан ияләре – без үзебез ул. Әгәр нәрсәгәдер ныклап ышанабыз икән, безнең тәнебез башка кануннар буенча яши башлый һәм безгә булыша. Әйдәгез, безнең һәркайсыбызда булган бу чаткы турында онытмыйк. Ул безнең  һәм якыннарыбыз тормышын җылысы һәм мәхәббәте белән җылытсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы