Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безнең балалар җәен ничек ял итте

Мәгариф Безнең балалар җәен ничек ял итте Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә Лаеш муниципаль районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар. Комиссия утырышына башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов җитәкчелек итте. Ялның оешкан формалары белән 1770кә якын бала җәлеп ителгән. Җәйне алар көндезге лагерьларда,...

Мәгариф

Безнең балалар җәен ничек ял итте

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә Лаеш муниципаль районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар.

Комиссия утырышына башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов җитәкчелек итте. Ялның оешкан формалары белән 1770кә якын бала җәлеп ителгән. Җәйне алар көндезге лагерьларда, Татарстанның пионер һәм палаткалы лагерьларында үткәрделәр, спорт мәйданчыкларына һәм мәктәп яны лагерьларына йөрделәр.

Кыен тормыш хәлендә калган балалар һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен җәйге ялны оештыру мәсьәләсе аерым күтәрелде. Балигъ булмаганнарның әлеге социаль төркеме өчен балалар сәламәтләндерү лагерьларына путевкалар алуга район бюджетыннан акча бирелгән. Мондый балаларның бер өлешен июль һәм август дәвамында Лаеш районында эшләгән "Йолдызлы десант" палаткалы лагере кабул итте.

Җәйге каникуллар вакытында эшләргә теләк белдергән үсмерләр дә читтә калмады. Мәшгульлек үзәге 140тан артык мәктәп укучысын эшкә урнаштырды, алар арасында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә профилактик исәптә торучылар да бар иде. 17 үсмер эшне мөстәкыйль төстә тапты.

Лаеш районында балаларның җәйге ялын оештыру канәгатьләнерлек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев