Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бию калейдоскобы

Хореограф Гүзәл Илһамованың иҗат кичәсе - отчеты шушы көннәрдә "Кама" спорт комплексында булды. Ритмик музыканың беренче тактларыннан ук араларында яшь биючеләрнең әти-әниләре дә булган күпсанлы тамашачылар уңай кәефкә көйләнде. Сабыйларның һәм алардан бераз өлкәннәрнең бию мәйданчыгында күңел ачуын һәм баш әйләнгеч пируэтлар ясавын күреп ничек шатланмаска соң. -Бию мәктәбе бары...

Хореограф Гүзәл Илһамованың иҗат кичәсе - отчеты шушы көннәрдә "Кама" спорт комплексында булды.

Ритмик музыканың беренче тактларыннан ук араларында яшь биючеләрнең әти-әниләре дә булган күпсанлы тамашачылар уңай кәефкә көйләнде. Сабыйларның һәм алардан бераз өлкәннәрнең бию мәйданчыгында күңел ачуын һәм баш әйләнгеч пируэтлар ясавын күреп ничек шатланмаска соң.

-Бию мәктәбе бары ике ел эшли әле һәм шундый алга китеш,-- дип тәэсирләре белән уртаклаша әти-әниләр.

-Мин биергә бик яратам, - дип сөйли әле биш яше дә тулмаган Влада Романова. - Миңа укытучыбыз Гүзәл бик ошый!

Ә Владаның әбисе Валентина Васильевна болай дип өсти:

-Без хореографыбыз Гүзәл Равил кызының югары һөнәри осталыгыннан бик канәгать. Бала бию мәктәбенә февральдән генә йөри, әмма инде сизелерлек нәтиҗәләргә иреште. Хәтта гәүдәсен тотуы һәм йөреше дә үзгәрде.

Иҗат отчетының кызыклы программасында концерт номерларыннан кала балалар һәм өлкәннәр өчен биюләр һәм күңел ачулар, приз һәм бүләкләр тапшыру да булды. Бию укытучысы Гүзәл Илһамова өчен иң төп бүләк, мөгаен, укучыларының яратуы, әти-әниләрнең ихлас рәхмәте һәм иҗат шатлыгы булгандыр. Бию мәктәбенә матур чыгышлар, сәләтле укучылар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево