Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Cайлау бюллетеньнәре полициядә саклана

Бу көннәрдә сайлауларга нинди дә булса катнашы булган бар кеше өчен киеренке эш бара: исемлекләр аныклана, тавыш бирү урыны һәм вакыты турында сайлаучыларга хәбәр ителә, сайлау кабинкалары әзерләнә... Районның участок сайлау комиссияләрендә 438 кеше эшли. Бүген алар бюллетеньнәргә штамп сугалар. Моны Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге бинасының калын ишекләре артында...

Бу көннәрдә сайлауларга нинди дә булса катнашы булган бар кеше өчен киеренке эш бара: исемлекләр аныклана, тавыш бирү урыны һәм вакыты турында сайлаучыларга хәбәр ителә, сайлау кабинкалары әзерләнә...


Районның участок сайлау комиссияләрендә 438 кеше эшли. Бүген алар бюллетеньнәргә штамп сугалар. Моны Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге бинасының калын ишекләре артында эшлиләр. Образлы итеп әйткәндә, бюллетеньнәр җиде кат ишек артында саклана.


Сайлаучылар исемлеге дә шундый ук контроль астында. Төнгә алар сейфка ябыла.
Сайлаулар вакытында полиция хезмәткәрләреннән тыш халык дружинасы әгъзалары да дежур торачак.


Белешмә өчен:
-Бүгенге көнгә 14 сәяси партия кандидатлар исемлеген рәсми теркәде һәм тавыш бирү өчен бюллетеньгә кертелде.
-26нчы Идел буе бермандатлы сайлау округы буенча бер мандатлы җиде кандидат теркәлгән.
-Сайлау участокларында 425 күзәтүче булу көтелә.
-Тавыш бирү урыннарында хокук саклау өчен 54 полиция хезмәткәре җибәрелә, шул исәптән "Казан" аэропортына да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев