Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Өч миллион ярым сум урларга омтылганнар

Тиздән аеруча зур күләмдә акча урларга омтылуда гаепләнүче Казан кешесе суд алдына басачак Гр. К. эше буенча тикшерү логик азагына якынлашты. Ул ярты ел диярлек дәвам итте: дәлилләр базасы җыелды, кара-каршы очраштырулар, экспертизалар үткәрелде. 2016 елның мартында гр. К. үзенең дусты белән Лаеш районының Вороновка авылындагы йортларның берсенә керә. Алар...

Тиздән аеруча зур күләмдә акча урларга омтылуда гаепләнүче Казан кешесе суд алдына басачак
Гр. К. эше буенча тикшерү логик азагына якынлашты. Ул ярты ел диярлек дәвам итте: дәлилләр базасы җыелды, кара-каршы очраштырулар, экспертизалар үткәрелде.
2016 елның мартында гр. К. үзенең дусты белән Лаеш районының Вороновка авылындагы йортларның берсенә керә. Алар йорт хуҗасының өйдәге сейфта зур суммада акча саклавын, йортта сигнализация урнаштырылмаганын беләләр. Шуңа күрә җинаятьне җентекләп планлаштыралар һәм аңа "өлкәннәрчә" әзерләнәләр: йорт хуҗасының бар гаилә әгъзаларының хәрәкәтен күзәтәләр. Бер кичтә барысының да өйдә булмаячагын ачыклагач, квадрациклларда җинаять урынына киләләр. Икесе дә битлектән була.
Йортка сиздермичә үтеп керү өчен махсус җайланмалар кулланалар: аларның берсе сигнализация тавышын баса, ә икенчесе белән ишек пыяласын кисәләр.
Һәм менә караклар сейф янында. Тагын бераз вакыт узуга алар бай кешегә әйләнәчәк. Әмма татлы хыяллар көтмәгәндә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре пәйда булу белән өзелә. Караклар төрле якка качарга омтыла. Аларның берсе кача, ә гр. К.га бәхет елмаймый. Аны тоткарлап кына калмыйлар, ә эшен судка кадәр җиткерәләр.
-Кылган җинаятендә гаебен гр. К. өлешчә таныды. Тиздән Лаеш район суды аның киләчәк язмышын хәл итәчәк. Ә аның иптәшенә карата җинаять эше аерым башкаруга чыгарылган, - дип аңлатма бирә прокурор Дмитрий Белянин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев