Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Чәчәкләр рапсодиясе

Безнең Лаеш шәһәре төрле төсләр белән балкый. Төрле формадагы һәм конфигурациядәге чәчәк түтәлләре күзләрне сөендерә. Төрле төстәге фонтаннар, шәмәхә беседкалар һәм парк эскәмияләре янындагы төсен үзгәртеп торучы куаклыклар күз карашын үзенә тарта һәм яшь агачлар ябалдашлары астында ял итәргә чакыра кебек. Һәм искиткеч хуш ис белән туенган һавада чәчәкләр рапсодиясе...

Безнең Лаеш шәһәре төрле төсләр белән балкый. Төрле формадагы һәм конфигурациядәге чәчәк түтәлләре күзләрне сөендерә. Төрле төстәге фонтаннар, шәмәхә беседкалар һәм парк эскәмияләре янындагы төсен үзгәртеп торучы куаклыклар күз карашын үзенә тарта һәм яшь агачлар ябалдашлары астында ял итәргә чакыра кебек. Һәм искиткеч хуш ис белән туенган һавада чәчәкләр рапсодиясе яңгырый шикелле.

Кеше куллары тудырган әлеге матурлыкның авторы кем соң? - диярсез сез. Ә без җавап бирәбез: төзекләндерү хезмәткәрләре һәм Виталий Сорокин җитәкчелегендә "Цветочная усадьба" питомнигы яшелләндерүчеләре. Алар безнең шәһәрне өченче ел бизиләр. Чынлыкта, Лаеш - ландшафт дизайнерларының төп объектларының берсе.

-Безнең предприятиегә Универсиада авылын яшелләндерергә һәм республика тормышындагы әлеге мөһим вакыйга өчен чәчәкләр үстерергә туры килде, - дип сөйли "Сорокин" ИП җитәкчесе һәм баш дизайнеры Валерий Львович.

-Безнең букетлар, вазоннар, чәчәк композицияләре спортның су төрләре буенча дөнья Чемпионаты объектларын бизәде. Шулай ук "Газпром" да үз офисларын һәм башка объектларны яшелләндерүне безгә ышанып тапшыра. Без чәчәк үсентеләре үстерү белән шөгыльләнәбез һәм аны килешү буенча Казанның, Лаеш һәм республиканың башка торак пунктларының төрле предприятиеләренә җибәрәбез.

Сүз уңаеннан, "Цветочная усадьба"ның офисы Сокурыда, ә теплица хуҗалыгы Усадыда (мәйданы 700 кв.м.) һәм Сокурыда (150 кв.м.) урнашкан. Яшелләндерүчеләр бригадасына Равилә Садриева җитәкчелек итә. Фирма берьеллык һәм ампель (асылмалы) чәчәкләр үстерүдә махсуслаша. Безнең шәһәр урамнарын нәкъ шундый композицияләр бизи. Барлык баганаларга вазоннар урнаштырылган. Бар Лаеш буенча көн саен су сибү оештырылган. Машина йөртүче һәм кулына чәчәкләр өчен "душ" тоткан су сибүче булган махсус машинаны урамнарда иртән дә, кичен дә очратырга була. Виталий Львович сөйләгәнчә, ампель чәчәкләр сабакларын Германиядән кайтаралар, җирле шартларга җайлаштыралар, үрчетәләр һәм саталар.

Әгәр чәчәкләр рапсодиясе "көен" тыңлыйсыгыз килә икән, безнең шәһәр урамнары буйлап үтегез. Җиңү паркына барыгыз. Пенсия фонды янындагы скверга сокланыгыз, шулай ук әлеге бинага керү юлындагы гаҗәеп ак һәм кара петуньялар белән хозурланыгыз. "Таттелеком" янындагы скверда шәмәхә-алсу беседкада яки Державин мәйданындагы өч яруслы фонтан янында утырып торыгыз. Район Советы янында чәчәкле арка аша узыгыз, мәдәният йорты каршындагы түтәл-шарның хуш исен иснәгез. Чыршы күркәләре белән ясалган матур түтәлне карагыз - ул мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең сәнгать әсәре. Шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең уртак матурлыкка керткән өлешен дә билгеләп үтәргә кирәк. Алар без яшәгән уртак йортыбызны матурлау өчен аз тырышмадылар. Ә ишегалларында һәм түр бакчаларда күпме искиткеч чәчәк түтәлләре ясалган! Сез дә шәһәребезнең чәчәкләр рапсодиясенә үз "нота"гызны кертегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев