Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Столбищелылар нәтиҗә ясадылар

Авыл җирлекләре советларының гадәткә кергән отчет сессияләре дәвам итә. Үткән пәнҗешәмбедә районда иң эре булган Столбище авыл җирлеге депутатлары һәм халкы үзләренең проблемалары турында фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Авыл җирлеге башлыгының узган елдагы эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлар турында җирлек башлыгы Владимир Михеев хисап тотты. Ике торак пунктта - Столбищеда һәм Усадыда 5 мең 600 дән артык кеше яши. Шул ук вакытта башка районнан күчеп килүчеләр саны да арта - 2011 елда монда чит шәһәрләрдән килгән 286 кеше урнашкан. Монда яшәүчеләрнең гомуми санының 24 процентын пенсия яшендәге кешеләр тәшкил итә.

Сыерлар, кәҗәләр һәм башка терлекләр үрчетү белән шөгыльләнүче шәхси хуҗалыклар саны арта. Алты ел элек шәхси ярдәмче хуҗалыклары булганнар өчен "АПКны үстерү" милли проекты сыйфатында яшел ут кабынды. 2011 елда гына да шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен 8 миллионнан артык суммага 30 ташламалы кредит бирелгән. Әмма җирлек башлыгы әлеге саннар югарырак та була ала дип саный. Моның өчен депутатларга индивидуаль аңлату эше алып барырга кирәк.

Столбищелыларның матди байлыгы да арта. Моның турында түбәндәге саннар сөйли: 2009 елдан 2012 елга кадәр шәхси автомобильләр саны 863 тән 907 гә кадәр арткан, җирлектәге айлык уртача хезмәт хакы 2011 елда 26 мең сумнан артык булган (район буенча - 21 мең сум тирәсе). Банкларга акча кертүчеләр саны 62 кешегә арткан. Икътисади һәм социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар бирелгән. Җирлек территориясендә "Лаеш сөт заводы", "Казан май комбинаты" ААҖләр, "Таттеплоизоляция", "ИНВЕНТ-электро" ЧҖҖләр кебек бюджет булдыручы эре предприя-тиеләр урнашкан. Алар эш урыннары санын арттырырга ярдәм итте. Хәзерге вакытта елына 300 кв.м. торак төзү мөмкинлеге булган Лаеш йортлар төзү комбинаты төзелеше өчен җир участогы сайлап алынган һәм барлык кирәкле яраштырулар башкарылган. "ICL-КПО Исәпләү системалары" предприятиесе җи-тештерүенең бер өлешен Столбище авыл җирлеге территориясенә күчерү турында мәсьәлә хәл ителгән.

В.Михеев мәгарифнең казанышлары һәм проблемаларына җентекләп тукталды һәм район медалистлары арасында күпчелекнең Столбище мәктәбе чыгарылыш укучылары булуын билгеләп үтте. Җирлек советы 2009 елда ук олимпиадаларда җиңүчеләрне акчалата премияләр белән бүләкләү турында карар кабул иткән иде, ул укучылар өчен этәргеч булып тора. Җирлек өчен "балалар" мәсьәләсе авырткан урын булып кала бирә: Усады балалар бакчасы кичектергесез капиталь ремонт таләп итә, Столбищеда 90 сабый балалар бакчасына чират көтә. В.Михеев авыл мәдәният йортларының урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән канәгатьләнерлек эшләмәвен билгеләп үтте. 2011 елда мәдәният йортларына йөрү 26 процентка кимегән. Авыл җирлеге башлыгы башка бик күп уңышлар һәм эшләнеп бетмәгән яклар турында да сөйләде, төзекләндерү, сәламәтлек саклау, су белән тәэмин итү, ветераннарны торак белән тәэмин итү һәм башка темаларга кагылды.

Катнашучылар "ИНВЕНТ" компанияләр төркеменең коммерция директоры Л.Болгованың чыгышын тыңладылар. "Столбище" полиция бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Марсель Тимербулатов игътибарны районда экстремизм күренешләре ешаюга юнәлтте. "Әгәр сез шундый берәр нәрсәгә юлыксагыз, бу турыда шунда ук полициягә хәбәр итүегезне үтенәм", - дип халыкка мөрәҗәгать итте М.Тимербулатов.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Столбище авыл җирлеге кебек җирлекләрнең күп булмавын ассызыклады: "Бу - җитеш тормышлы җирлек. Район бюджетына үз өлешләрен кертүче предприятиеләрнең күпчелеге монда тупланган". Ләкин Казан якын булу - бер яктан яхшы булса, икенче яктан зур җаваплылык та: "Җиде мең кеше теркәлгән, ә чынлыкта күпкә артыграк кеше яши, бу өстәмә авырлыклар - чүп җыюдан башлап халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә кадәр өлкәләрдә кыенлыклар тудыра". М.Афанасьев җирлектәге кече эшмәкәрлек эшен уңай яктан билгеләде, ә ул үзенең куллану өлкә-ләрен киңәйтеп, үсә бара.

"Мин барыннан канәгатьмен дип әйтә алмыйм, - дип чыгышын дәвам итте район башлыгы. - Без каты көнкүреш калдыкларын җыю мәсьәләләрен хәл иттек, трассаны яктырту белән шөгыльләндек, тротуарлар формалаштырдык. Төзелеш эшләре азагына якынлашып килүче амбулаториянең эш күләме зур. Аны үзәк район хастаханәсе кебек итәргә телибез". Сүз уңаеннан, амбулатория һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре проблемалары турында республикада яхшы беләләр һәм бу мәсьәләләр хәл ителә. "Кешеләрдән башка бер генә төзелеш тә бара алмый", - диде М.Афанасьев, җирлек халкының эш сөючәнлеге һәм эшкә җаваплы каравы турында сөйләгәндә. Әлеге җирлек башлыгының үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаруын билгеләп, район башлыгы Столбище авыл җирлеге эшен уңай бәяләде.

Депутатлар юбилярны хөрмәтләде

Үткән пәнҗешәмбедә Столбище авыл җирлеге советының отчет сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев, депутатлар, җирле халык һәм дуслары үзләренең якташлары, чирек гасыр "Столбище" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгын җитәкләгән Госман Хәбибулла улы Вәлиуллинны 75 яшьлек юбилее белән котладылар.

Иң эре хуҗалыкларның берсенең элекке җитәкчесе күп санлы бүләкләргә ия, алар арасында иң югары бүләк - Ленин ордены. Актив, максатчан, җәмгыять мәнфәгате өчен тырышучы кеше буларак, ул башкаларны да мавыктыра, эшкә җәлеп итә белгән. Ул җитәкләгән вакытта авылга газ, су кергән, ә совхоз республикада дан казанган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боерыгы буенча район башлыгы Михаил Афанасьев юбилярга исемле сәгать, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырды. Михаил Павлович һәм Столбище авыл җирлеге башлыгы Владимир Михеев та ветеранны котладылар һәм аңа кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Җавап сүзендә юбиляр район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә, шулай ук аны тәҗрибәле җитәкче буларак белүче халыкка рәхмәт белдерде.

"Мин инде 12 ел пенсиядә, шәһәргә китмәячәкмен. Күпләр авылдан китә, ә үзләре кая барганнарын да белмиләр. Кеше кайда туган, шунда үз эзен калдырырга тиеш", - Госман Хәбибулловичның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столбище үсеш йомгак