Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Укыйсы килерлек итеп укыту

Үткән шимбәдә Лаешта Укытучылар көненә багышланган бәйрәм булды.

Район мәдәният йортында өйдәгечә атмосфера. Бу көнне профессионаллар гына түгел, дуслар, фикердәшләр җыелуы сизелә. Укытучыларны кайчандыр үзе кафедра артында торган, шуңа күрә дә мәгарифкә бәйле проблемаларны яхшы аңлаган район башлыгы Михаил Афанасьев котлады. "Белем туплау вакыты кискен тыгызланды. Дөнья бик тиз үзгәрә, укытучы роле дә үзгәрә, - диде үз чыгышында М.Афанасьев. - Әмма бер нәрсә үзгәрми: укытучы һәрвакыт укучыларының булачак үзгәрешләргә әзер булуы өчен җаваплы". Район башлыгы мәктәпләрне капиталь ремонтлау, яңа белем бирү һәм спорт учреждениеләре төзү буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. "Алда эшләр күп әле, - дип йомгак ясады ул. - Әмма бу безне куркытмый, чөнки без бергә".

Район бюджетында мәгарифне финанслауга 267 миллион сум акча бүленгән, бу гомуми чыгымнарның 64 проценты. 900 педагог арасында үз тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклашкан һәм югары бүләкләргә лаек булган ветераннар шактый. М.Афанасьев быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тәҗрибәле педагогларның берсе, Державино мәктәбе директоры Александр Тарасовка ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды. Укытучылар Любовь Кузнецова (Столбище мәктәбе) һәм Мария Аринина (Нармонка) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Быел Лаешның 2 нче урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Шириязданова һәм Шуран мәктәбе директоры Рәшит Гыйниятовның педагогик эшчәнлекләре башлануга 50 ел.

Бу көнне район конкурслары йомгаклары игълан ителде. "Минем иң яхшы дәресем" конкурсында Наталья Ожмекова (Нармонка мәктәбе, "Башлангыч мәктәп" номинациясе), Елена Хәлиуллина (Урта Девятово, "Гуманитар цикл" номинациясе) һәм Светлана Савельева (Никольский, "Табигый-фәнни цикл" номинациясе) җиңде. Россия ЭЭМ Лаеш район бүлеге начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов "Яшел ут" район конкурсында катнашучыларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырды, "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасы иң яхшы дип танылды.

Район укытучылар коллективына алты яшь педагог кушылды. Лаешның 1 нче гимназиясен тәмамлаган Гөлфия Багданова 2010 елда Казан педуниверситетының чит телләр факультетын отличиега тәмамлап районга кайта, тернәкләндерү үзәгендә, ЛТЭТта эшли. Әмма күңеле мәктәпкә, балаларга тартыла. Имәнкискә мәктәбендә урын булуга Гөлфия авылга китәргә була. "Мәктәп укучылары белән эшләү студентлар белән эшләүгә караганда җиңелрәк, - дип исәпли яшь педагог. - Дәрес мавыктыргыч, балаларга өйрәнү, белемне үзләштерү кызыклы булсын өчен төрле алымнар кулланам. Кечерәкләр өчен - уеннар, табышмаклар. Өлкән сыйныфлар өчен - фикер йөртүне таләп иткән сораулар. Мәктәптә җылы каршыладылар. Торак проблемасы да хәл ителде".

Районның педагоглар корпусы район хакимияте ярдәмен тоя. Рождествено педагоглары һәм авыл халкының мәктәп директоры Владимир Чуприн укыган мөрәҗәгатендә дә шул хакта әйтелә. Район башлыгына мөрәҗәгать итеп ул аның мәктәпкә мөнәсәбәтен, яхшыга омтылуын билгеләп үтте.

Чыгышлар, котлаулар һәм бүләкләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар йөзендәге елмаю бәйрәмнең яхшы үтүен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник награждение учителя