Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Депутатларга халык наказлары

Столбище авылында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүе эшләде. "Бердәм Россия" активистлары микроавтобус белән Столбище амбулаториясе бинасы янына килеп туктады. Аны актив тормыш позициясендәге, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларга үз мөрәҗәгатен җиткерергә теләгән авыл кешеләре көтә иде. Алар арасында пенсионерлар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре бар. Беренче ярты сәгать вакыт...

Столбище авылында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүе эшләде.

"Бердәм Россия" активистлары микроавтобус белән Столбище амбулаториясе бинасы янына килеп туктады. Аны актив тормыш позициясендәге, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларга үз мөрәҗәгатен җиткерергә теләгән авыл кешеләре көтә иде. Алар арасында пенсионерлар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре бар. Беренче ярты сәгать вакыт эчендә мобиль кабул итү янына ике дистәдән артык кеше җыелды, алар авылны төзекләндерү турында үз фикерен белдерү өчен үз чиратын көтте.

Фирүзә Шакирова:

-Столбищеда 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачтылар, әмма туучылар саны югары, урыннар җитми. Тизрәк балалар бакчасын төзесеннәр, мәдәният йортын төзекләндерсеннәр иде.

Рафис Гыймаев:

-Менә дигән амбулатория төзеделәр, әмма белгечләр җитеп бетми. Яшь табибларны авылга эшкә җәлеп итәргә вакыт.

Марина Валерьевна:

-Столбищеда төзелешләр актив бара, ләкин яшел утыртмалар һәм парклар аз. Балалар өчен спорт залы, сәнгать мәктәбе төзелсә яхшы булыр иде.

Александр Киселев:

-Заманча суүткәргечләр җитми. Җәен су белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыга. Безнең теләкләрне ишетерләр дип уйлыйм.

Лаеш районы башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Андрей Рябинин сүзләре буенча, 2017 елда бер су скважинасы төзеләчәк һәм гамәлдәгесе тирәнәйтеләчәк, ә эшләр финансланганда суүткәргечләр алыштырылачак.

Столбищелылар үз наказларын махсус анкеталарда калдырдылар, шунда ук авыл кешеләре күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, медицина һәм белем сыйфатын бәяли алдылар. Барлык анкеталар "Бердәм Россия"нең Татарстан бүлеге сайлау алды штабына тапшырылачак. ТРдан булачак депутатлар Дәүләт Думасында үз эшләрен республика халкы теләкләренә нигезләнеп төзиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев