Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Капитан Симоновның тугыз авылы

17 ноябрьдә Полиция участок уполномоченныйлары көне билгеләп үтелде.

Халык белән нәкъ менә участковыйлар тыгыз элемтәдә тора һәм авыр минутта иң беренчеләрдән булып гражданнарга ярдәмгә килә. Участковыйларга эчке эшләр органнары эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә диярлек зур хокуклар бирелгән. Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә 17 уполномоченный эшли. Милиция реформасыннан соң полиция участок уполномоченныйлары штаты узган ел белән чагыштырганда 40 %тан артыкка кыскарган. Участковыйларның эш күләме күпмегә артканын күз алдына китерергә була. Безнең районның шәһәр яны районы булуы да алар эшчәнлегенә тәэсир итә. Участковыйларның төп өлеше - 6-7 авылга хезмәт күрсәтүче профессиональ полицейскийлар. Аларның күбесе полициядә беренче ел гына эшләми, алар лаеклы абруй казанган, дәүләт бүләкләренә ия хезмәткәрләр.

Александр Симонов - полициягә армия хезмәтеннән соң килүчеләрнең берсе. 1999 елда аны Лаеш ЭЭБ патруль-пост хезмәте милиционеры вазифасына эшкә алалар, 2001 елда участковый итеп билгелиләр. Шул вакыттан, инде 11 ел дәвамында ул үзенә тапшырылган участокта тәртип саклап, бер авылдан икенчесенә йөри. Полиция капитаны җаваплы булган тугыз торак пунктта 2687 кеше яши. Рождествено, Сиңгел, Дятлово, Тангачи, Атабай, Татар һәм Рус Сараланы, Ташкирмән, Макаровка - А.Симонов хезмәт күрсәтүче участок озынлыгы 50 километрдан артык. Әмма ул һәр авылдагы хәлне яхшы белә, үзенә ышанган кешеләрне аңлый. Мөгаен, шуңа күрәдер, быелның 10 аенда ул шактый җитди биш җинаятьне ачуга ирешә.

Җәен А.Симонов участок уполномоченныйлары арасында республика конкурсында катнаша. Беренче этапта ул "Үз һөнәре буенча иң яхшысы" номинациясендә призер була. Норматив документларны белү, таләпчәнлек һәм гаделлек, эшне җиренә җиткереп башкару һәм инициатива - Александрга Лаеш районында үз һөнәре буенча иң яхшысы булырга мөмкинлек биргән сыйфатлар.

Хәзерге вакытта ул РФ ЭЭМның КЮИда дүр-тенче курста укый. Хатыны һәм ике баласы - капитан Симоновның нык тылы. Буш вакытында ул җәен футбол, ә кышын хоккей уйнарга ярата. "Гадел һәм объектив булырга" - закон тарафыннан авыл кешеләренең тынычлыгын сакларга вәкаләт алган А.Симоновның тормыш позициясе шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата участковые Симонов