Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Экологларга ярдәм иттеңме – премия ал

2015 елның 1 августыннан Татарстанда табигатьне саклау законнарын бозулар турында мәгълүмат биргән гражданнарны матди кызыксындыру кулланыла. Мондый карар әйләнә-тирә мохитне саклау өчен көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, экологик хокук бозулар санын киметү максатыннан кабул ителгән. Матди бүләк алу өчен бозуны фотога яки видеога төшерергә һәм бу материалларны электрон почта аша есо.signal@tatar.ru адресына,...

2015 елның 1 августыннан Татарстанда табигатьне саклау законнарын бозулар турында мәгълүмат биргән гражданнарны матди кызыксындыру кулланыла. Мондый карар әйләнә-тирә мохитне саклау өчен көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, экологик хокук бозулар санын киметү максатыннан кабул ителгән.

Матди бүләк алу өчен бозуны фотога яки видеога төшерергә һәм бу материалларны электрон почта аша есо.signal@tatar.ru адресына, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы интернет-кабул итүе аша http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm га җибәрелә, яки хокук бозу фактын раслаучы документлар белән шәхсән китерергә.

Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау фактларын яки законсыз карьер эшләтү (киң таралган файдалы казылмаларны лицензиясез табу) фактларын ачыклауда ярдәм иткән граждан бер мең сум акча ала. Әлеге системаны кертү төп көчне теге яки бу хокук бозу эшләгән кешеләрне ачыклау һәм җәзалауга юнәлтергә ярдәм итә.

Түләүләр "2014-2020 елларга әйләнә-тирә мохитне саклау, ТР табигый ресурсларын табу һәм файдалану" дәүләт программасы кысаларында республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

Гариза бирүгә таләпләр һәм түләү тәртибе турында тулы мәгълүмат Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтында "Государственный экологический надзор" бүлегендә урнаштырылган.

Өстәмә сораулар белән ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмат секретаре Айгөл Әмировага 89872977250 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Мәкалә ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тапшырган материаллар буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология Лаишево