Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Торак-коммуналь хезмәтләр буенча сораулар бармы? Исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итегез!

Районның күп кенә кешеләре идарәче компаниядән хезмәтләргә түләү турында квитанция алгач, квартирларына килүче су күләме белән алар түләргә тиешле су күрсәткечләре арасында аерма күрәләр. Хәбәрчебез коммуналь хезмәтләргә түләү белән бәйле сорауларга җавап бирүен үтенеп "Лаеш районы исәп-хисап үзәге" ЧҖҖ директоры Татьяна ИЗМАЙЛОВАга мөрәҗәгать итте.

-Без инде электр энергиясе өчен гомумйорт ихтыяҗларына түләүләргә ияләндек. Хәзер кулланылган суны исәпләүче гомумйорт счетчиклары куелды. Су өчен түләгәндә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү билгеләү ничек башкарыла?

-Әгәр йорт коллектив һәм квартир исәп приборлары белән тулысынча җиһазландырылган икән, гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү анда яшәүчеләр арасында квартирлардагы күрсәткечләргә пропорциональ рәвештә бүленә. Йортта индивидуаль приборлар куелмаган квартирлар булса, төп аерма алар җилкәсенә төшә.Ә исәп приборлары куелган квартирлар бары тик бер кешегә аена 0,17 кубометр өчен генә түлиләр.

-Татьяна Павловна, районда гомумйорт исәп приборларына кайчан күчтеләр?

-2009 ел 23 ноябрь №261 ФЗның 13 маддә 1-5 пунктларына ярашлы төстә, барлык җитештерелгән, тапшырылган һәм кулланылган энергетик ресурслар исәп приборлары кулланып мәҗбүри исәпкә алынырга тиеш. Бу маддәнең таләпләре энергетик ресурслар белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган объектларга карый. Күп квартирлы йортларда гомумйорт приборлары ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2008 елда расланган һәм 2009-2013 елларга исәп-ләнгән республика адреслы программасына ярашлы төстә урнаштырыла. Безнең район әлеге программаны 2011 елда тулысынча үтәде.

ңлатыгыз әле, гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр квитанциядә кайда күрсәтелә?

-Гомумйорт ихтыяҗлары буенча аерманы тикшерү өчен исәп-хисап үзәгеннән алынган квитанцияне игътибар белән өйрәнергә киңәш итәбез. Игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк: зур таблицадан тыш, астарак кечкенәсе дә бар - "Коллектив исәп приборы буенча кулланылган коммуналь ресурслар күләме". Мәсәлән, индивидуаль исәп приборы күрсәткечләре буенча сез биш кубометр су кулландыгыз,ди. Ә сездән җиде кубометр өчен басып калганнар. Ике куб - сезнең счетчик күрсәткечләре белән гомумйорт исәп приборы күрсәткечләре арасындагы бу йортта яшәүчеләргә бүленгән аерма инде. Аерма еш кына подвалларда, бинага керүче суүткәргеч торбалардан су агып яту нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мондый очракта шунда ук идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул су агып ятуны туктатырга тиеш, ә исәп-хисап үзәге гомумйорт исәп приборы һәм квартирлардагы күрсәткечләр аермасын исәпләмәячәк. Чыгымнарны идарәче компания түләячәк.

-Әгәр бу аерма шактый сизелерлек булса?

-Мондый очракта йортта яшәүчеләр счетчикның дөрес күрсәткечләрен үзләре яшерергә мөмкин. Күп квартирларда металл исәп приборлары куелган. Кайбер кешеләр аларга магнит куеп счетчикларның эшкә сә-ләтлелегенә комачаулыйлар. Кайбер йортларда һәр квартирны йөреп чыккан комиссия мондый бозуларны бер генә тапкыр ачыкламаган. Ә түләүне №261 ФЗдан чыгып исәпләргә туры килә, ә аның буенча гомумйорт һәм индивидуаль исәп приборлары күрсәткечләре арасындагы аерманы күп квартирлы йортта яшәүче барлык кешеләргә бүләләр.

-Ә квартир хуҗаларын металл счетчикларны яңа, пластмасса счетчикларга алыштырырга мәҗбүр итеп булмыймы?

-Торак законнарына ярашлы төстә, идарәче компания дә, исәп-хисап үзәге дә йортта яшәүчеләрне счетчикларны яңа, пластмасса корпуслыга алыштырырга мәҗбүрили алмый. Бу бары тик исәп приборы ватылган яки тикшерү вакыты чыккан очракта гына (исәп приборы паспорты буенча 3-5 ел) мөмкин. Шуңа күрә күп нәрсә кешеләрнең намусыннан һәм тәрбиясеннән тора.

әлки квартирларда счетчиклар торышына контрольлек итүне кө-чәйтергә, рейдларны ешрак үткәрергәдер?

-Россия хөкүмәтенең 2011 ел 6 май №354 карарына ярашлы төстә күп квартирлы йортларда яшәүчеләр үз йортларындагы милекне үзләре карап торырга тиеш. Идарәче компания бар квартирларны күзәтеп тора алмый. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен йорт буенча баш кеше сайларга киңәш итәбез, ул гомум-йорт электр энергиясе һәм су куллануның исәбен алып барыр. Мондый система җайга салынган йортларда гомумйорт һәм квартир су исәпләгечләре арасында аерма килеп чыкмый. Һәр айның 25енә йорт буенча баш кешегә барлык күрсәткечләр бирелә. Ул аларны үткән айныкы белән чагыштыра, анализ ясый, ә ул кайсы квартирларның күрсәткечләре дөрес түгел икәнлекне күрсәтә. Мәсәлән, квартирда бер кеше теркәлгән, ә бишәү яши. Шул ук вакытта торак хуҗасы счетчик буенча түгел, ә нормативлар буенча түли. Яки киресенчә, квартирда 5-6 кеше яши, ә күрсәткечләр буенча суны айга 3-4 кубометр кулланалар, монда дөрес күрсәткечләрне яшерүләре аңлашыла. Бу очракта шикле күрсәткечле квартирны ни рәвешле карап тору турында карарны йортта яшәүчеләр үзләре кабул итә. Аннан соң, бозулар ачыкланган очракта, акт төзиләр һәм яңадан исәпләү өчен исәп-хисап үзәгенә тапшыралар. Шулай булмаган очракта аерманың күп квартирлы йортта яшәүче барлык кешеләргә бүленүе аңлашыла.

Мөмкинлектән файдаланып, район халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Әгәр сезнең торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча нинди дә булса сорауларыгыз туса, исәп-хисап үзәгенә килегез яки 2-44-63 телефоны аша шалтыратыгыз. Без һичшиксез тыңларбыз, киңәшләр бирербез һәм килеп туган хәлне ачыкларга ярдәм итәрбез.

P.S. Бина милекчеләре яки наем буенча яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләргә түләргә бурычлы. Әмма алар идарәче компания һәм энергия белән тәэмин итүче оешмадан җыелган акчаларның кая һәм ничек тотылуын сорарга хокуклы. Торак-коммуналь хез-мәтләр буенча күп сорауларга җавапны район сайтында "Тармаклар" - "Архитектура, төзелеш һәм ТКХ" - "Торак-коммуналь комплекс" бүлекчәсендә, шулай ук Дәүләт торак инспекциясе һәм исәп-хисап үзәгенең рц лаишево. рф сайтларында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: услуги ответы вопросы