Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фиби - йорт хуҗабикәсе

Безнең Фиби исемле, барыбыз да ярата торган песиебезгә инде 13 яшь. Ул "персид шиншилласы" токымының чын патшабикәсе. Фиби өйдә үзен тулы хокуклы хуҗабикә дип хис итә. Ул үзебезнекеләрне генә якын китерә һәм йортны саклый. Балаларны яратып бетерми. Әгәр безнең квартирга яки дачага чит, таныш түгел кешеләр килсә, Фиби безне "саклый":...

Безнең Фиби исемле, барыбыз да ярата торган песиебезгә инде 13 яшь. Ул "персид шиншилласы" токымының чын патшабикәсе. Фиби өйдә үзен тулы хокуклы хуҗабикә дип хис итә. Ул үзебезнекеләрне генә якын китерә һәм йортны саклый. Балаларны яратып бетерми. Әгәр безнең квартирга яки дачага чит, таныш түгел кешеләр килсә, Фиби безне "саклый": бусагага утыра һәм ысылдый. Ул әнине бик ярата, хөрмәт итә һәм тыңлый. Асылда аның характеры үзенчәлекле, ул кайчак үзен эт кебек тота. Өйдәгеләргә бик ияләшкән. Бары тик "Вискас" яки "Китекет" тибындагы песиләр өчен азык белән генә туклана. Коры азыкны бар дип тә белми. Без песиебезне саклап тотабыз һәм аны борчымаска тырышабыз, чөнки инде яше бара бит. Ә җавап итеп Фиби безгә үзенең мәхәббәтен бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево