Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин тормыш иптәше белән бергә тавыш бирүдә катнашты

Дәүләт Советы спикеры сүзләре буенча, федераль дәрәҗәдә Татарстан мәнфәгатьләрен тәкъдим итү сайлаучыларның активлыгына бәйле 18 сентябрь иртәсендәТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Республика парламенты башлыгы хатыны Луиза Әкрам кызы Мөхәммәтшина белән бергә Казанның Вахитов районында 116нчы лицей базасында оештырылган 43нче сайлау участогына...

Дәүләт Советы спикеры сүзләре буенча, федераль дәрәҗәдә Татарстан мәнфәгатьләрен тәкъдим итү сайлаучыларның активлыгына бәйле
18 сентябрь иртәсендәТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.
Республика парламенты башлыгы хатыны Луиза Әкрам кызы Мөхәммәтшина белән бергә Казанның Вахитов районында 116нчы лицей базасында оештырылган 43нче сайлау участогына килде.
Тавыш биргәннән соң Фәрит Мөхәммәтшин күзәтүчеләр белән аралашты, аларга сайлаулардагы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Дәүләт Советы Рәисе сайлау кампаниясенең сәяси партияләр ягыннан да, бермандатлы округлар буенча тәкъдим ителгән кандидатлар ягыннан да актив үтүен билгеләде.
"Битараф калмыйча, сайлау участокларына кешеләрнең мөмкин булганча күбрәк килүе мөһим, чөнки федераль дәрәҗәдә Татарстан мәнфәгатьләрен тәкъдим итү моңа бәйле", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы Дәүләт Думасына сайлаулар белән бер үк вакытта 38 муниципаль районда (185 җирлектә) өстәмә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау да үтә.
43нче сайлау участогының участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлсирин Мөхәммәтҗанова иртәнге 10га сайлаучыларның 20 %тан артыгы тавыш биргәнен хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев