Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Габишево мәктәбенә – 25

Габишево мәдәни-спорт үзәгендә 17 февраль көнне тантаналы шартларда районның иң яшь мәктәбе үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

1986 елның беренче сентябрендә Габишево урта мәктәбе ачылды. Төзүчеләр кулыннан символик ачкычны мәктәпнең беренче директоры Татьяна Григорьевна Чирова алды.

Безнең горурланырлык кешеләребез бар. Мәктәбебездән беренче булып Андрей Ворфоломеев бар Советлар Союзында танылды. Сәләтле яшүсмер мәктәпнең сәнгать иҗаты түгәрәгенә йөрде. Аның фанерга эшләнгән "Җилкәнле көймә давылда" исемле панносы Халык казанышлары күргәзмәсендә медаль алды. Безнең мәктәптә укып чыккан дистәләрчә укучыбыз югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамладылар. Казан авыл хуҗалыгы академиясендә укыганда Фәния Садриева яхшы укуы өчен беренчеләрдән булып Татарстан һәм Россия президентлары стипендиясе алды. Мәктәбебезне тәмамлаган егетләребезнең күбесе РФ Кораллы Көчләре сафларында Туган илебезне саклый. Кайберләре кайнар нокталарда булды: Олег Моденов Чечня республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә батырлык күрсәтте, ул Суворов медале белән бүләкләнде. Безнең мәктәптә спорт һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Узган гасырның 90нчы елларында мәктәбебез район спартакиадаларында призлы урыннар яулады. 2000 елда без районда беренче булып "бронза дәрәҗә сәламәтлеккә ярдәм итү мәктәбе" категориясе алдык. Элекке укучыларыбыздан Айдар Яруллин беренче булып халыкара аренага чыкты - ул фехтование буенча спорт мастеры.

Интеллектуалларыбыз белән аеруча горурланабыз. Мәктәпнең 25 ел эшләү чорында 64 медаль тапшырылды. Шулардан 28 укучы алтын, 36сы көмеш медаль алды. Шушы еллар эчендә район фән олимпиадаларында 120 укучы җиңде һәм приз алды. Александр Суханов республика олимпиадасында беренче һәм бердәнбер (әлегә) җиңүче булып тора. Надежда Степанова, Юлия Белова, Ринат Шәйхетдинов, Алия Мингалиева, Надежда Крот, Лилия Хаҗиева, Наташа Паленова һәм башкалар республикада һәм районда югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 2009 елдан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татфондбанк "Авылның 100 талантлы баласы" конкурсы үткәрә. Өч ел үткәрелгән конкурста Лаеш районыннан биш укучы җиңү яулады. Шуларның өчесе - Габишево мәктәбе укучылары. Юлия Белова бу мактаулы исемгә ике тапкыр лаек булды. Ниһаять, Казандагы рус драма театрында да безнең кеше бар. Бу артист Сергей Штатнов. Укучыларыбызның күбесе мәктәпләрдә, югары уку йортларында укыта. Шуларның берсе - Наталья Паленова - Казан мәктәпләренең берсендә математика укытучысы һәм педагог-оештыручы булып эшли. 2009 елда ул ТР мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "2009 ел лидеры" конкурсының "Яшьләр оешмасы җитәкчесе" номинациясендә приз алды.

Укытучылар коллективы яңа гасырның аңа укыту сыйфатына яңа таләпләр куюын аңлый. Укучы бәйсез, ә әти-әниләрнең таләпчәнлеге артты. Бурычларны хәл итү өчен педагогик алымнар эзләү бара һәм без заманадан артта калмаска омтылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габишево юбилей район