Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Геройлар янәшәбездә яши

Фәйзрахман Шәһитов язмышы илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Анда көзгедәге кебек сугышка кадәрге катлаулы чор да, сугыш, сугыштан соңгы җимереклек, тыныч тормыш вакыйгалары да чагыла. Шәһитов Фәйзрахман Шәһит улы 1924 елның 12 августында Лаеш районы Пәрәү авылында туа. 7 еллык мәктәп тәмамлый. Сугыш башлангач 17 яшьлек егетләрне Татарстандагы оборона эшенә,...

Фәйзрахман Шәһитов язмышы илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Анда көзгедәге кебек сугышка кадәрге катлаулы чор да, сугыш, сугыштан соңгы җимереклек, тыныч тормыш вакыйгалары да чагыла.

Шәһитов Фәйзрахман Шәһит улы 1924 елның 12 августында Лаеш районы Пәрәү авылында туа. 7 еллык мәктәп тәмамлый. Сугыш башлангач 17 яшьлек егетләрне Татарстандагы оборона эшенә, ягъни Апас районына окоп казырга җибәрәләр. Алар арасында Фәйзрахман да була. 1942 елның август аенда Пәрәүдән 18 яшьлек 5 егетне армиягә алалар, алты айда кече командирлар курсын үтеп, 18 яшьлек Фәйзрахман Шәһит улы Мәскәүнең беренче укчы дивизиясе составында Калуга өлкәсендә сугышка керә.

Фәйзрахман Шәһит улы 1943 елның февраль, март айларын, ягъни фронтның алгы сызыгында булган чакларын искә төшереп, хәтерендә сакланганнар турында болай ди: "Без, Арзамас училищесы курсантлары, Бородино станциясенә февраль төнендә килдек. Шушы урыннан алгы сызыкка ерак маршрут алдык. Җәяү киттек, күп юлны төнлә үтәргә туры килде. Алгы сызыкка февраль азагында килдек. Алдыбызда торган биеклекне кулга төшерергә задание алдык. 3 март иртәсендә атакага күтәрелдек. Дошман уты бик көчле иде. 8 март иртән биеклекне алдык. Атака вакытында дошманның снарядлары белән бергә миномётын кулга төшердек һәм аны дошман ягына борып, ут ачтык".

10 март көнне ул каты яралана. Аның бер аягын кисәләр һәм комиссиялиләр. Фәйзрахман туган авылы Пәрәүгә кайта. Биш көн ял иткәннән соң туган колхозында эшли башлый. Аны идарәгә хисапчы ярдәмчесе вазыйфасын башкарырга чакыралар. Ул сугыштан соң да шул һөнәргә тугры кала. 27 ел дәвамында баш бухгалтер булып эшли. Гомуми стажы 48 ел. Гаилә кора, хатыны Тәскирә белән бергә 54 ел гомер итәләр. Биш бала тәрбиялиләр. Аларның икесе әтиләре эзеннән китеп бухгалтер була, ә өчесе педагог һөнәрен сайлый.

Фәйзрахман Шәһитович актив тормыш рәвеше алып бара. 1976 елда дивизиянең 50 еллык юбилеенда Мәскәүдә ветераннар очрашуында була, Кремльнең Георгиевский залында фотога төшәләр. Ул Ватан сугышы ордены, "За отвагу", "За победу над Германией", "За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны 1941-1945г.г." һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Хәзерге көндә Фәйзрахман абый бер кызы белән Казанда яши. Казанга килеп яши башлагач та, бер ишек алдында яшәүчеләр белән бик тиз уртак тел таба. Андагы картларның сорауларына җавапларны газета материалларыннан укып таба, аларга кирәк әйберләрне социаль бүлеккә шалтыратып белешә. Пәрәүлеләр белән дә аралашып яши, дуслары һәм танышлары белән элемтәдә тора. Авылдашлары аны хөрмәт итәләр һәм аның белән горурланалар.

Мария Нестерова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район