Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гимназистлар һава торышын заманча җайланмаларда өйрәнә

Әле яңа уку елы башланды гына, ә Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары инде проект-тикшеренү эшчәнлеге өчен барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган үзләренең географик мәйданчыкларында үлчәүләр үткәрәләр. Монда 12 прибор - төгәл кояш сәгатьләреннән башлап явым-төшемне үлчәгечкә һәм 10 метрлы флюгерга кадәр урнаштырылган. Кыйммәтле оптик приборлар бар. Укучыларның мәйданчыктагы эшенә...

Әле яңа уку елы башланды гына, ә Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары инде проект-тикшеренү эшчәнлеге өчен барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган үзләренең географик мәйданчыкларында үлчәүләр үткәрәләр.

Монда 12 прибор - төгәл кояш сәгатьләреннән башлап явым-төшемне үлчәгечкә һәм 10 метрлы флюгерга кадәр урнаштырылган. Кыйммәтле оптик приборлар бар. Укучыларның мәйданчыктагы эшенә җитәкчелек итүче география укытучылары Алик Сәгыйтов һәм Екатерина Аникина сүзләренчә, ачык һавадагы (корылмасыз) мондый лабораториянең бәясе миллион ярым сумнан артыграк тәшкил итә. Мәктәп территориясендә уникаль кыр лабораториясе район башлыгы Михаил Афанасьевның шәхси катнашы ярдәмендә барлыкка килгән: ул районның әйдәүче мәктәпләренең берсен кирәкле җайланмалар белән тәэмин итәргә булышкан.

Һава торышын күзәтү гимназистларга география һәм метеорология буенча тикшеренү проектларын яклау өчен кирәк.

-Бар үлчәүләрне үзең башкару бик яхшы, өстәвенә чып-чын җайланмаларда, ә кәгазьдә яки компьютер экранында түгел. Шунда ук фәннең һәм табигать күренешләренең асылын аңлый башлыйсың, - дип сөйли унынчы сыйныф укучысы Зарина Илларионова (рәсемдә).

-Мин беркайчан да кояш сәгатенең төгәл булуына ышанмый идем, ә хәзер моңа шәхсән инандым. Барысын да тәфсилләп аңлата алган һәм әлеге приборлардан файдаланырга өйрәтүче укытучыларыбызга рәхмәт, - ди Заринаның сыйныфташы Дмитрий Потапов (рәсемдә).

Шуны да әйтергә кирәк, капремонттан соң гимназиягә кайтарылган бар җайланмалар түгел әле бу. Район җитәкчелеге ярдәме белән без районда беркемдә дә булмаган дүрт уникаль компьютер тактасы һәм башка күп нәрсәләр алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев