Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алтынчы сыйныф укучылары “тере классика” укый

Яшь нәфис сүз осталарының "Живая классика" 1 Бөтенроссия конкурсының район этабы җиңүчесе билгеле булды.

Конкурс 20 мартта Лаешның 2 нче мәктәбе базасында үткәрелде. Белем бирү учреждениеләреннән 25 алтынчы сыйныф укучысы (11-12 яшь) чәчме әсәрләрне сәнгатьле уку буенча ярышты. Чыгышлар барышында Гоголь һәм Чехов, Пушкин һәм Лермонтов, Грин һәм Андерсен, шулай ук Носов, Астафьев, Распутин, Троепольский, Драгунский һәм башкалар әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Классикны сайлау хокукы катнашучыларның үзләренә бирелгән: балалар үзләренә якын һәм ошаган әсәрләрне генә сөйләде - әлеге проектның принцибы шундый. Катнашучылар әзерлегенә болай якын килгән очракта, алар нинди генә әсәрне сайласалар да, аны берничә кат укыйлар, димәк тулысынча асылына төшенәләр һәм анализлыйлар.

Конкурсантлар тарафыннан теләсә нинди креатив хупланды. Алар чыгыш ясаганда төрле костюмнардан, музыкадан файдалана, әсәрләрдән өзекләрне мини-спектакль рәвешендә һәм башкача тәкъдим итә ала иделәр. 25 чыгыш - бу "текстның образлар системасына һәм мәгънә төзелешенә" 25 мәртәбә үтеп керү булды. Һәм нәтиҗәдә сәнгатьле уку өлкәсендә иң яхшылар билгеләнде: рус мәктәпләре арасында 1 урын Полина Тимофеевага (1нче гимназия), 2 урын Зарина Илларионовага (1 нче гимназия) һәм Ирина Климагинага (Столбище мәктәбе), 3 урын Ренат Газизуллинга (Лаешның 2 нче мәктәбе) һәм Анастасия Немцовага (Нармонка мәктәбе) бирелде. Татар мәктәпләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында Резедә Кадыйрова (Кече Елга мәктәбе), 2нчедә-Зилә Харисова (Хәерби), 3 урында Ленар Габидуллин (Татар Янтыгы).

Конкурсның төбәк этабы 23 апрельдә Казанда үтәчәк. Безнең район данын, район этабы җиңүчесе буларак, Полина Тимофеева яклаячак. РИА "Новости" билгеләп үткәнчә, "Живая классика" заманча мәдәният һәм әдәбиятны өйрәнүгә ярдәм итүнең коммерциячел булмаган партнерлыгы тарафыннан оештырылган бу конкурс идеясе Германиядән алынган. Анда мондый ярышның ярты гасырдан артык тарихы бар һәм ул ел саен 700 меңнән артык укучыны җыя. Россия дәрәҗәсендә бу проект күп кенә актуаль мәсьәләләрне чи-шү өчен "коткару түгәрәге" булып тора. Ул гаилә белән уку гадәтен кире кайтарырга, балаларны компьютердан "аеру" юлы белән китапханәләргә җәлеп итәргә, китап укуны яшьләр арасында популярлаштырырга ярдәм итә. "Бүген китап укымау кешене бизәми!" - проектны оештыручылар булдырган "Живая классика" порталының лозунгы шулай яңгырый. Барлык теләүчеләр анда аралаша, конкурс, китаплар турында фикер алыша, таныша, фикердәшләр таба ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс победители чтецы

2
X