Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әгәр телефон ремонты озакка сузылса

"Кәрәзле телефонымны гарантия буенча сервис үзәгенә ремонтка тапшырдым. Миңа ремонтның 45 көнгә сузылачагын әйттеләр. Мин 46нчы көнне алырга килдем, телефон ремонтланмаган иде. Нәрсә эшләргә? Мин телефоннан баш тартып үз акчаларымны кире ала аламмы?" Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече җавабы: Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февраленнән №2300-1...

"Кәрәзле телефонымны гарантия буенча сервис үзәгенә ремонтка тапшырдым. Миңа ремонтның 45 көнгә сузылачагын әйттеләр. Мин 46нчы көнне алырга килдем, телефон ремонтланмаган иде. Нәрсә эшләргә? Мин телефоннан баш тартып үз акчаларымны кире ала аламмы?"

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече җавабы:

Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февраленнән №2300-1 "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законының 23 маддәсенә ярашлы төстә, әгәр товар ремонтта 45 көннән артыграк тора икән, сез сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире кайтаруларын таләп итәргә хокуклы.

Үз таләбегезне сатучыга (җитештерүче, вәкаләтле оешмага) язма формада җиткерегез. Дәгъвада хәлне аңлатыгыз, товар булган урынны һәм аны ремонтка кабул итү датасын күрсәтегез. Дәгъва белән бергә сервис үзәгенең товарны кабул итү фактын раслаучы документлар күчермәләрен дә бирегез. Дәгъваны имза белән ныгытып тапшырыгыз яки почта аша заказлы хат итеп, хәбәр итү һәм эчендәге әйберләр исемлеге белән җибәрегез.

Акчаларны кире кайтару дәгъва белдерелгәннән соң 10 көн дәвамында башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район