Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Вера Баннова: “Бу безнең йорт һәм аны безгә төзекләндерәсе дә“

Лаешта яшәүче, территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС) рәисләре Вера Баннова һәс Лидия Грабалина "Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе" республика конкурсында беренче урыннар алдылар. Лаеш районында биш территориаль җәмәгать үзидарәсе эшләп килә - өчесе Лаешта һәм Столбище белән Габишевода берәр. ТОС - җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеле...

Лаешта яшәүче, территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС) рәисләре Вера Баннова һәс Лидия Грабалина "Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе" республика конкурсында беренче урыннар алдылар.

Лаеш районында биш территориаль җәмәгать үзидарәсе эшләп килә - өчесе Лаешта һәм Столбище белән Габишевода берәр. ТОС - җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеле бер микрорайон халкын берләштерүче структура.

Ватан туган йортыңнан, ишегалдыңнан, урамыңнан башлана. Әгәр кеше монда үзен хуҗа итеп тоя икән, үз балалары, оныкларының киләчәге турында уйлый. Хакимият белән бергәләп микрорайон проблемаларын хәл итүдә актив катнаша - болар төзекләндерү мәсьәләләре булсынмы, җәмәгать тәртибе тәэмин итүме яки ялны оештырумы.

Лаеш шәһәренең "Икенче микрорайон" ТОСын җитәкләүче Вера Баннова моның ачык мисалы.Ул әлеге микрорайонда яшәүче һәр ветеранны, тыл хезмәтчәнен, сугыш чоры балаларын аерым исәпкә алган. Озак еллар район мәдәният бүлеген җитәкләгән Вера Андреевна кешеләрне, аларның проблемаларын, казанышларын яхшы белә. Аның инициативасы белән район үзәгендә яңа бәйрәм - зур резонанс алган Урам бәйрәме үткәрә башладылар. Ул - мондый бәйрәмнәрнең алыштыргысыз алып баручысы, үзе сценарийлар да яза, иганәчеләр дә җәлеп итә.

Сүз уңаеннан, ТОС рәисе 35000 сум күләмендә грант откан. Алынган акча призларга, бүләкләргә һәм халык бәйрәмнәрендә катнашучылар белән сугыш һәм хезмәт ветераннарын бүләкләүгә тотыла. Һәр урамда аңа эшендә ярдәм итүче актив кешеләр бар. Алар уртак табынга коймаклар, кайнатмалар, тозланган әйберләр алып киләләр. Халык иҗаты күргәзмәләрендә һәм шимбә өмәләрендә катнашалар.

Бу көннәрдә киң колач белән чираттагы Урам көне үтте, анда 14 урам һәм тыкрык кешеләре катнашты. Монда сугыш ветераны Судаков Александр Семенович, атказанган укытучылар Воронина Нина Николаевна һәм Малышева Ираида Александровна, Татарстанның атказанган табиблары ирле-хатынлы Расческовлар яши. Бәйрәмдә өлкән яшьтәгеләр - Чернышевский урамыннан 1918 елгы Соколова Галина Константиновна, Мирный тыкрыгыннан 1921 елгы Лапташкина Екатерина Дмитриевна, Светлая урамыннан 1926 елгы Коровина Анастасия Андреевна һәм башкалар билгеләп үтелде.

-Лаеш һәрчак акыллы, хезмәт сөючән кешеләре белән дан тотты, - диде Роза Мышева. - Ватан менә шушындый урамнардан башлана. Урам бәйрәмнәре әле күптән түгел генә барлыкка килде. Аларда елдан-ел күбрәк кеше катнашыр дип ышанам. Барыгызга да иртән шатланып, урамыгызда иминлек һәм ядрәләр шартламаганны белеп уянуыгызны телим.

Бәйрәмгә килүчеләрне Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов та сәламләде.

-Бу бәйрәм кешеләрне якынайта. Район башлыгы Михаил Афанасьев төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Сезне дә тәртип булдыруга активрак кушылырга чакыра, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рашат Мотыйгуллович.

Гамәли иҗат күргәзмәсе шаккатырды. Наталья Забелова курчаклары, Ольга Расческова чигешләре, Евгения Давыдова, Лидия Зеленина, Евдокия Кобзева, Диана һәм Анастасия Хоботиналар, Артем Новиков һәм башкалар эшләре соклану уятты. Картиналар һәм чигешләрне түрбакчаларга элделәр, курчаклар һәм осталарның кул эшләрен эскәмияләргә урнаштырдылар.

Лаеш кешеләре күп җырлар һәм биюләр башкарды. Бәйрәмнең хәйриячеләре йөзендә шәһәр патриотлары - Анна Скрипачева, Анна Артамонова, Любовь Тимофеева, Евгения Давыдова, Лидия Грабалина, Луиза Камалова һәм башка күпләр чыгыш ясады.

-Аралашу - ул зур нәрсә, - дип саный Вера Баннова. - Кайчак без янәшәбездә, бигрәк тә башка урамда кем яшәвен белмибез. Ә мондый бәйрәмнәр безне берләштерә. Без бит барыбыз да, яшькә, милләткә һәм тоткан динебезгә карамастан - Лаеш районы кешеләре. Бу безнең йортыбыз, аны төзекләндерү дә безгә.

Бәйрәм кунакларын сораштыру күрсәткәнчә, ул шатлык бүләк иткән һәм кәефләрен күтәргән. Башка урам кешеләре генә түгел, ә авылларда яшәүчеләр дә мондый көннәр үткәрү теләген белдергән.

Мондый бәйрәм кешеләрне берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined