Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Халык участковые“ бөтенроссия конкурсы

2016 елның 11 сентябреннән 20сенә кадәр "Халык участковые" бөтенроссия конкурсына кандидатуралар сайлап алу булачак. Лаеш районында яшәүчеләргә тавыш бирүдә актив катнашырга тәкъдим итәбез. Җиңүгә дәгъва итүчеләр турында мәгълүматны - иң яхшыларның биографияләрен газетаның бу санында һәм "Кама ягы" сайтында бастырабыз. Гобәев Дамир Рөстәм улы, 13.10.1980 елгы, югары белемле, полиция майоры,...

2016 елның 11 сентябреннән 20сенә кадәр "Халык участковые" бөтенроссия конкурсына кандидатуралар сайлап алу булачак. Лаеш районында яшәүчеләргә тавыш бирүдә актив катнашырга тәкъдим итәбез. Җиңүгә дәгъва итүчеләр турында мәгълүматны - иң яхшыларның биографияләрен газетаның бу санында һәм "Кама ягы" сайтында бастырабыз.

Гобәев Дамир Рөстәм улы, 13.10.1980 елгы, югары белемле, полиция майоры, Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә эшли. Эчке эшләр органнарында стажы 2004 елдан, вазифасында - 2015 елдан. Нармонка авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Өченче дәрәҗә "За отличие в службе" медале белән бүләкләнгән.

Симонов Александр Александрович, 24.05.1977 елгы, югары белемле, полиция майоры, Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә эшли. Эчке эшләр органнарында эш стажы 1999 елдан, вазифасында - 2000 елдан. Рождествено авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Икенче һәм өченче дәрәҗә "За отличие в службе" медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәт вазифаларын намуслы башкарган өчен район рәхмәтенә ия, "Твой городовой" конкурсы финалисты.

Мәннапов Рөстәм Дилшат улы, 07.08.1979 елгы, югары белемле, милиция капитаны, икенче югары белем ала. Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә эшли. Эчке эшләр органнарында эш стажы 2005 елдан, вазифасында - 2012 елдан. Лаешка, Горький урамыннан Сәйдәшев урамына кадәр һәм Александровка авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Өченче дәрәҗә "За отличие в службе" медале, хезмәт бурычларын намуслы башкаруы өчен район рәхмәте белән бүләкләнгән.

Билалов Раил Мөхәммәтвәли улы, 04.01.1987 елгы, югары белемле, полиция лейтенанты. Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә эшли. Эчке эшләр органнарында эш стажы 2009 елдан, вазифасында - 2014 елдан. Орел авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. "За отличную службу в милиции" медале белән бүләкләнгән.

Якташларыбыз өчен http://laishеvo.tatarstan.ru/rus/konkurs-narodniy-uchastkoviy.htm буенча тавыш бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев