Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Халыкара укытучылар көне белән

Хөрмәтле педагоглар, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм! Ул безгә үз остазларыбызга, тәрбиячеләребезгә һәм педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге бирә. Лаеш районында йөзләрчә укытучы хезмәт куя, аларның күбесе - абруйлы конкурслар җиңүчеләре, югары квалификация категорияләренә, мактаулы исемнәргә һәм дәүләт бүләкләренә ия....

Хөрмәтле педагоглар, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм!

Ул безгә үз остазларыбызга, тәрбиячеләребезгә һәм педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге бирә.

Лаеш районында йөзләрчә укытучы хезмәт куя, аларның күбесе - абруйлы конкурслар җиңүчеләре, югары квалификация категорияләренә, мактаулы исемнәргә һәм дәүләт бүләкләренә ия. Мондый казанышлар бер нәрсәне раслый: мәгариф өлкәсе югары дәрәҗәдә.

Педагогларның катлаулы һәм күп тырышлык таләп итә торган хезмәте укытуга гына түгел, ә үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүгә дә юнәлтелгән. Бүген дәүләт укытучыларга тагын да күбрәк җаваплылык йөкли һәм масштаблы бурыч - мәгарифнең көндәшлеккә сәләтлелеген үстерү бурычын куя. Илнең киләчәк потенциалы сезнең эшнең яхшы нәтиҗәсенә бәйле.

Сезгә хезмәтегез һәм безнең балаларны кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы һәм педагогика өлкәсендә яңа җиңүләр телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев