Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хуш, аю чикерткә!

Сезнең кайчан да булса моны күргәнегез бармы? Бу аю чикерткә - оча, шуыша, суда йөзә. Имәнкискәдә яшәүчеләр әлеге туймас бөҗәк белән таныштылар инде. -Барысын да рәттән ашый, - дип хәбәр итә әлеге авылда яшәүче Айгөл Курченкова, - бәрәңгене, кишер, кыярны. Үзенең куәтле казналары белән кимерә. Әти-әнием аптырашта - аның белән...

Сезнең кайчан да булса моны күргәнегез бармы? Бу аю чикерткә - оча, шуыша, суда йөзә. Имәнкискәдә яшәүчеләр әлеге туймас бөҗәк белән таныштылар инде.

-Барысын да рәттән ашый, - дип хәбәр итә әлеге авылда яшәүче Айгөл Курченкова, - бәрәңгене, кишер, кыярны. Үзенең куәтле казналары белән кимерә. Әти-әнием аптырашта - аның белән ничек көрәшергә белмиләр.

Бакчачыларга аю чикерткә белән көрәш буенча киңәшләрне Россельхозцентрның үсемлекләрне яклау буенча агрономы Марс Вәлиев бирә.

-Аю чикерткә - җитди, котылуы кыен булган төнге корткыч. Тиресле, черемәгә бай, дымлы яки яхшы сугарыла торган туфракны өстен күрә. Сезнең участокта аю чикерткә яшәгәнлек турында түгәрәк-түгәрәк туфрак өемнәре сөйли. Сезгә үсемлекләрне нәрсә белән өстәмә дукландырырга икәнлеге турында уйларга кирәк. Сыер тизәге турында онытырга туры килер - ул корткычны җәлеп итәчәк. Аю чикерткәне суга кушылган яңа кош тизәге куркытачак. Һәвәскәр бакчачылар әлеге куркыныч корткыч белән көрәштә бәрхет гөл дә яхшы, бөҗәкләр аның исен яратмый, дип раслыйлар.

Агротехник ысулларга килсәк, сукаларга киңәш итәм, моны иртә язда һәм кара көздә эшләргә кирәк. Вегетация чорында туфракны 15 см тирәнлеккә кадәр йомшартырга кирәк - бу аю чикерткә юлларын җимерә, йомыркаларын һәм личинкаларын үтерә. Аю чикерткәләрне юк итү өчен агулы җим бар, ул махсуслашкан кибетләрдә сатыла. Көзге салкыннар җитәр алдыннан аю чикерткә булган участокларда 60 см тирәнлектә чокыр-тозаклар казырга кирәк. Аларның төбен һәм стеналарын пленка белән капларга һәм ярым черегән тирес белән тутырырга. Аю чикерткә мондый чокырларга кышларга урнаша. Каты салкыннар җиткәч бөҗәкләр җыелган тиресне җиргә чәчәләр. Салкыннан алар үләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево