Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәзерге вакытта ике генә язма булган хезмәт кенәгәсе бик сирәк күренеш

Владимир Зотин Лаеш техникумында 40 елдан артык эшләгән. Белем бирү учреждениесендә эше 1967 елның октябрендә башлана. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында Владимир Иванович уку йортының техник чараларын һәм аппаратурасын төзек хәлдә тота. Ул вакытта һәр җирдә велосипед спортын үстерү хуплана. Ике көпчәкле машиналарны ремонтлау һәм слесарьлык эшләре белән яшь лаборант Владимир Зотин...

Владимир Зотин Лаеш техникумында 40 елдан артык эшләгән.

Белем бирү учреждениесендә эше 1967 елның октябрендә башлана. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында Владимир Иванович уку йортының техник чараларын һәм аппаратурасын төзек хәлдә тота. Ул вакытта һәр җирдә велосипед спортын үстерү хуплана. Ике көпчәкле машиналарны ремонтлау һәм слесарьлык эшләре белән яшь лаборант Владимир Зотин шөгыльләнә. Нина Дмитриевна Тарасова һәм Виталий Михайлович Семенов җитәкчелегендә техникум җыелма командасы республика буенча призлы урыннарны аз яуламый.

Уку йортының шулай ук механик исәпләү техникасы һәм язу машинкалары да була, дөрес, чикләнгән санда гына. 1970 елдан яшь хезмәткәрне аларны ремонтлау буенча механик итеп билгелиләр. Запас частьлар булмый. Аларны кул астындагы материаллардан үзенә эшләргә туры килә. Инженер җомга радиотапшырулары үткәрү өчен радионокталар һәм радиоузел төзеклеге өчен җавап бирә. Бу программаларга мәгълүматны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нина Аркадьевна Катушенок җитәкчелегендә студентлар үзләре әзерли һәм сөйли. Укытуның техник чаралары: диапроекторлар, элемтә, телевидение һәм музыка аппаратурасы да шулай ук Владимир Иванович карамагында була.

90 нчы еллар уртасында техникумның матди базасы беренче компьютерлар, күчермә ясау техникасы, ә соңрак - санлы фото һәм киноаппаратлар, видеокүзәтү камералары белән тулылана. Биш-җиде ел элек заманча компьютерлар һәм интерактив такталар сатып алына. Инженер-механикка бар техниканы урнаштырырга, хезмәт күрсәтергә һәм даими төзек хәлдә тотарга туры килә. Яңа техника килеп чыккан проблемалар һәм көтелмәгән хәлләр буенча грамоталы карарлар кабул итүне таләп итә.

Эшкә иҗади якын килү һәм яраткан эшенә бирелгәнлек Владимир Зотинга бер урында кырык ике ел буе уңышлы эшләү мөмкинлеге бирә. Аның хезмәт кенәгәсендә эшкә кабул итү турында бары ике язма бар. Соңгысы - Лаеш техникумы.

Мавыгучан инженер-профессионал хәзерге вакытта ветераннар хорында актив катнаша, фотография белән шөгыльләнүен дәвам итә һәм велосипедта йөрергә ярата.

Лаеш техникумының 55 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аның ветераны педагогик коллективны, аны тәмамлаучыларны һәм студентларны котлый. Ул туган техникумының киләчәктә дә камилләшүенә һәм чәчәк атуына шикләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ветераны ЛТЭТ