Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь десантчылар Бөек Ватан сугышында катнашучы Павел Клетневка һәйкәл куярга планлаштыралар

ВДВ гвардия сержанты П. К. Клетнев исеме белән Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбенең «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубы аталган. Павел Кузьмич яшь десантчыларның чын дусты һәм остазы була.

 Лаеш районы Рогозино авылында туган Россиянең иң өлкән десантчысы Павел Клетнев 2022 елның маенда вафат булды (12.11.1924 ел-20.05.2022 ел).

- Ел бер мизгел кебек үтте. Ләкин барлык очрашулар, чаралар, сәяхәтләр, җырлар, очышлар хәтердә яңа. Аның тормышы - үсеп килүче буын өчен тарих, - дип яза кадетлар. - Хәтерлибез һәм сезгә рәхмәт белдерәбез, Павел Кузьмич!

«Гвардия сержанты П.К.Клетнев исемендәге яшь десантник» хәрби-патриотик клубында катнашучылар Павел Кузьмич Клетневка бюст урнаштырырга телиләр. Алар үз хыялларын тормышка ашыру өчен ирекле ярдәм җыю эшен дәвам итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Павел Клетнев «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубы

2
X