Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Игътибар: конкурс!

Халыкның оста куллары үзләрен күрсәтә ала Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгына ярашлы төстә, ТР халык сәнгате һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге инициативасы буенча "Татарстан Республикасының туристлык сувениры-2016" ачык конкурсы үткәрелә. Ул халык сәнгате һөнәрләре һәм кәсепләрен яңарту һәм үстерү, илебезнең туристлык сувениры продукциясен үстерү һәм Татарстан Республикасы истәлекле урыннарын һәм традицияләрен...

Халыкның оста куллары үзләрен күрсәтә ала

Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгына ярашлы төстә, ТР халык сәнгате һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге инициативасы буенча "Татарстан Республикасының туристлык сувениры-2016" ачык конкурсы үткәрелә.

Ул халык сәнгате һөнәрләре һәм кәсепләрен яңарту һәм үстерү, илебезнең туристлык сувениры продукциясен үстерү һәм Татарстан Республикасы истәлекле урыннарын һәм традицияләрен популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Конкурста оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, халык һөнәрчелеге осталары, дизайнерлар, рәссамнар, студентлар, укучылар һәм иҗат коллективлары катнаша ала. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк: "Этнография сувениры", "Гастрономия сувениры", (эчемлекләр һәм ашамлыклар), "Шәһәр һәм туристлык маршруты сувениры", "Музей сувениры", "Сувенир-уенчык" һәм "Төргәкләү продукциясе".

Ярыш өч этапта уза. Беренчесендә (1 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр) халык сәнгате һөнәрләре һәм кәсепләрен үстерү үзәге адресына анкета һәм эшләнмәләр фоторәсеме белән Конкурс гаризасын тапшырырга кирәк. Икенче этапта (21 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр) сайлап алынган гаризалар үзәкнең сайтында Интернетта урнаштырыла. Өченче этапны үткәрү (3 ноябрьдән 7 сенә кадәр) "Казан ярминкәсе" территориясендә башкарыла, анда жюри тәкъдим ителгән эшләнмәләрне бәяли.

Һәр номинациядә җиңүчеләр 50000 сум күләмендә акчалата призлар белән бүләкләнә, шулай ук эшләнмәгә "Татарстан Республикасының иң яхшы туристлык сувениры" статусы бирелә.

Конкурсны үткәрүнең тулырак шартлары һәм гариза үрнәге http://remesIo.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев