Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Икесенә бер язмыш

Бу көннәрдә ирле-хатынлы Вафиннар бергә яшәүләренең илле еллыгын билгеләп үттеләр. Истәлекле дата уңаеннан алтын юбилярлар шатлыгын аларның балалары, оныклары, "Вдохновение" иҗат клубы һәм күрү сәләте буенча инвалидлар җәмгыятеннән дуслары уртаклашты. Гаилә парын хөрмәтләү тантанасы РУЭС каршындагы мәйданда никахлашу аркасы янында үтте. Ул Фирдәүс Габдрахмановна һәм аның тормыш иптәше Марат Мөхәммәтович...

Бу көннәрдә ирле-хатынлы Вафиннар бергә яшәүләренең илле еллыгын билгеләп үттеләр.

Истәлекле дата уңаеннан алтын юбилярлар шатлыгын аларның балалары, оныклары, "Вдохновение" иҗат клубы һәм күрү сәләте буенча инвалидлар җәмгыятеннән дуслары уртаклашты. Гаилә парын хөрмәтләү тантанасы РУЭС каршындагы мәйданда никахлашу аркасы янында үтте. Ул Фирдәүс Габдрахмановна һәм аның тормыш иптәше Марат Мөхәммәтович хәтерендә озакка калыр.

-Безнең тормыш юлында күп нәрсәләр булды. Шатлыклар да, хәсрәтләр дә. Һәм бары үзара хөрмәт һәм ярдәмләшү генә барлык авырлыкларны җиңәргә, язмышның бар киртәләрен кичәргә мөмкинлек бирде, - дип пафоссыз гына үзләре турында сөйли алар.

Узган гасырның 60 нчы елларында очрашканнан алып алар бүгенге көнгә кадәр бергә. Авырган чакта бер-берсен яратып һәм кайгыртып торалар, йорт яны участогында бергә эшлиләр. Ә сәламәтлекләре мөмкинлек биргәндә бик теләп район чараларына йөриләр. Соңгы ун ел дәвамында гаилә башлыгы "Вдохновение" ансамбле солисты булды һәм шулай булып кала да. Шул ук вакытта ул ветераннарның район хорында җырлый.

Үзләренең гади булмаган тормыш юлында иң төп бүләк дип гаилә пары үз балаларын саный. Вафиннарның алар өчәү. Барысы да югары белем, яхшы белгечлек алган, гаилә корган. Оныклары - әби белән бабайның аерым горурлыгы. Җәйге каникулларда алар йорты балалар тавышы белән тула. Хөрмәткә лаек пар өчен бу иң бәхетле мизгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево юбилей ЗАГС