Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Икътисадны үстерү өчен җәмгыятьнең барлык катлауларын берләштерү таләп ителә.

Яшь ханым соңгарак калды: ул килгәндә Никольский урта мәктәбе актлар залында инде утырырга буш урыннар калмаган иде. Күрәсең, кунакны тыңлау теләге шулкадәр зур булган, ул өйдә утыра алмаган: баласын киендергән дә җыелышка ашыккан. Гомумроссия халык фронтының ТР буенча төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, "Бердәм Россия" партиясе вәкиле Равил Хөснуллин аудитория игътибарын...

Яшь ханым соңгарак калды: ул килгәндә Никольский урта мәктәбе актлар залында инде утырырга буш урыннар калмаган иде. Күрәсең, кунакны тыңлау теләге шулкадәр зур булган, ул өйдә утыра алмаган: баласын киендергән дә җыелышка ашыккан.

Гомумроссия халык фронтының ТР буенча төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, "Бердәм Россия" партиясе вәкиле Равил Хөснуллин аудитория игътибарын бик тиз җәлеп итте. Аңа, педагогика фәннәре кандидаты, Халыкара педагогика академиясенең икътисади фәннәр һәм бизнес магистрына моны эшләү кыен булмады.

Равил Камилевич Никольский авыл җирлеге кешеләренә "Халык фронты"ның ил һәм республика масштабларында күп кенә программалар инициаторы булуын искәртте. Мәсәлән, әлеге хәрәкәт тәкъдиме белән "Земский доктор" программасына үзгәрешләр кертелгән. Башта ул бары тик авыл табибларына гына исәпләнгән булган. Хәзер исә аңа шәһәр тибындагы поселоклар да кертелгән. Моннан тыш, программада катнашучыларның яшь чикләре киңәйтелгән.

-Дәүләт Думасына сайлауларга баручы Татарстан командасында - чып-чын профессионаллар, - дип ышана "Халык фронты" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе. - Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы һәм Татарстанда "Бердәм Россия" праймеризы җиңүчесе Марат Әхмәтов, Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, РФның финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов, РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы Фатыйх Сибагатуллин... Бу кешеләр үзләренең республика һәм ил өчен күп нәрсә эшли алуларын сүз белән түгел, ә эш белән расладылар.

Кайбер проблемаларны, шул исәптән Татарстанда да, бары федераль дәрәҗәдә генә хәл итәргә мөмкин. Мәсәлән, муниципалитетлар күп балалы гаиләләр турында законны үти алмыйлар, чөнки программаны финанслау уйланылмаган. Ә урыннарда аны тулы күләмдә тормышка ашыру өчен кирәкле акчалар юк.

Депутатлыкка кандидат икътисад үсеше һәм җәмгыятьтә тотрыклылык өчен комплекслы якын килү һәм җәмгыятьнең бар катлауларын берләштерү кирәклегенә ышана.

-Татарстан командасы республика мәнфәгатьләрен алга сөрүне һәм ТР мәнфәгатьләрен исәпкә алачак закон проектларында актив катнашуны максат итә. Шуңа күрә сайлауларда безнең команданы якларга кирәк, - диде ул район кешеләренә.

Равил Хөснуллин сайлаучылар наказларын тыңлады, һәр тәкъдимнең асылына төшенде һәм аларны үтәү өчен барын да эшләргә вәгъдә итте.

Авыл кешеләре үз чыгышларында районда һәм республикада күп кенә уңай үзгәрешләр булуын ассызыкладылар. Шуңа күрә алар үзләре сайлаган кешеләргә ышаналар.

Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина 18 сентябрьдә җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булачагын искә төшерде. Сайлаучыларны участокларда 8 дән 20 сәгатькә кадәр көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев