Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Иманга, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт – Татарстан халыкларының күп гасырлык мирасы

Милләтара һәм конфессияара иминлек һәм гражданнарның аңлашуы - Лаеш районы һәм тулаем республика үсеше нигезе. Узган атнада Татарстанга ике көнлек визит белән Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кирилл килде. Патриарх милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданнарның аңлашуы территориясе буларак Татарстанның аерым миссиясен билгеләде. -Татарстанда православие һәм мөселман диннәренең изге урыннарын...

Милләтара һәм конфессияара иминлек һәм гражданнарның аңлашуы - Лаеш районы һәм тулаем республика үсеше нигезе.

Узган атнада Татарстанга ике көнлек визит белән Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кирилл килде. Патриарх милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданнарның аңлашуы территориясе буларак Татарстанның аерым миссиясен билгеләде.

-Татарстанда православие һәм мөселман диннәренең изге урыннарын яңарту буенча эш даими һәм планлы төстә алып барыла, ә республика җитәкчелеге традицион конфессияләрнең яхшы башлангычларына һәрчак ярдәм итәргә әзер, - дип ассызыклады рус православие чиркәве башлыгы. - Менә карагыз: христиан соборына нигез салынган җирдә мөселманнарның югары дин әһелләрен тагын кайда күрергә була? Бары тик Россиядә генә. Без башкалардан аерылып торабыз һәм безнең көчебез шунда!

Татарстан һәрчак барлык халыклар арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләре һәм үзара аңлашу үрнәген күрсәтә. Милләтара һәм конфессияара иминлек, гражданнар аңлашуының күп гасырлык тәҗрибәсе, бер-береңнең иманына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт - республиканың заманча үсеше нигезе.

Тарихи, мәдәни һәм рухи мираска сакчыл караш, традицион әхлакый кыйммәтләргә нигезләнү - Татарстанга хас сыйфат. Республика гасырлар дәвамында төрле халыклар өчен күпмилләтле йорт буларак үсте. Монда мөселман һәм христиан культуралары хәзинәләре, борынгы төзелеш сәнгате шедеврлары һәм дин тотучылар өчен изге урыннар урнашкан.

Храмнар һәм мәчетләрне торгызу - хакимиятнең аерым игътибары зонасында. 1932 елда шартлатылган Мәрьям ананың Казан иконасы соборын торгызу белән бер үк вакытта Болгарда ислам академиясе төзелеше алып барылу гыйбрәтле. Шуңа туры килүче указга узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды, шуның белән мөселманнар һәм христианнарның дини хисләренә бертигез хөрмәтне ассызыклады.

-Бу Татарстанда алып барыла торган динара һәм милләтара иминлек һәм аңлашу курсының, дәүләттә уңышлы дини диалог үсешенең ачык мисалы, - дип билгеләде Рөстәм Нургалиевич.

Дини мәдәният объектларын торгызу һәм төзү республика башкаласы белән генә чикләнми, Лаеш районы моңа ачык мисал булып тора. Күптән түгел Хәерби авылында тантаналы төстә яңа мәчет ачылды. Мөселман мәдәни-дин үзәген төзүгә алты ел вакыт китте. Шул ук вакытта Лаешта узган гасырның илленче елларында җимерелгән Могҗизалар тудыручы Николай гыйбадәтханәсе гөмбәзләре торгызыла башлады. Торгызу эшләре дин тотучылар һәм иганәчеләр акчаларына алып барыла.

Егерме еллар элек Никольский авылында торгызылган элекке рус халык бәйрәме "Каравон"га халыкара фольклор фестиваль исеме бирелде. Анда катнашу өчен һәм карарга Россиянең төрле почмакларыннан Һәм чит илләрдән халык коллективлары, кунаклар килә. Җыр марафоны славян мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрне, йолаларны буыннан-буынга тапшыруга ярдәм итә. Татарларның милли бәйрәме Сабантуйга да кеше күп җыела. Мондый чараларда республиканың мөселман һәм православие руханиларын янәшә күрергә була.

Татарстан милли фестивальләр һәм бәйрәмнәр үткәрүне гадәткә керткән беренче төбәк. Казан балалар бакчалары Россиядә иң яхшы ике телле дип табылды. Лаеш районы "Березка" балалар бакчасында инновацион белем бирү нигезенә патриотизм темасы салынган. Монда кече яшьтән үк туган җиргә мәхәббәт, тирә-юньдәге кешеләргә, табигатькә, туган шәһәргә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләнә.

-Тематик экскурсияләр, музей экспонатлары һәм күргәзмәләр белән танышу, уеннар һәм ярышлар балаларда толерантлык, төрле милләт халкына, аларның мәдәниятенә, теленә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт формалаштыра, - дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Юлия Тиханова.

Бу һәм башка мисаллар республикада һәр халыкның милли үзаңын тормышка ашыру өчен, Татарстанда яшәүче бар халык мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырылуын ачык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район