Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Имәнкискәлеләр аеруча актив тавыш бирә

Сайлаучылар килү буенча Лаеш районы лидерларының берсе дип Имәнкискә авылын атарга мөмкин. Авыл кешеләре яшьләренә һәм һөнәрләренә бәйсез төстә Дәүләт Думасына депутатлыкка иң лаеклы кандидатлар өчен үз тавышларын бирергә теләп чиратка тезелделәр. -Кешеләр тавыш бирүдә бик теләп катнаша. Быел сайлауга килү дәрәҗәсе рекордлы: көн уртасына инде теркәлгән сайлаучыларның 70 %ы...

Сайлаучылар килү буенча Лаеш районы лидерларының берсе дип Имәнкискә авылын атарга мөмкин. Авыл кешеләре яшьләренә һәм һөнәрләренә бәйсез төстә Дәүләт Думасына депутатлыкка иң лаеклы кандидатлар өчен үз тавышларын бирергә теләп чиратка тезелделәр.
-Кешеләр тавыш бирүдә бик теләп катнаша. Быел сайлауга килү дәрәҗәсе рекордлы: көн уртасына инде теркәлгән сайлаучыларның 70 %ы тавыш бирде, - ди якташлары өчен горурланып1771 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Шәймөхәммәтова. - Кешеләрнең 100 % килүенә исәп итәбез. Монда халык бик актив, эшлекле, сайлауларга гаиләләре белән киләләр. Бер генә күзәтүче дә бозулар ачыкламады.
Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сайлауларга килү дәрәҗәсе югары булу кешеләрнең ил язмышына битараф булмавын һәм аларның үз фикерләрен белдерергә бернинди мәҗбүр итүсез килүен раслый. Ә бу инде демократия - чын халык хакимияте билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев