Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Индексацияне исәпкә алып иминият пенсиясен бар кеше дә алмаячак

Индексацияне исәпкә алып иминият пенсиясен бар кеше дә алмаячак. Соңгы айларда эшләүче пенсионерлар арасында иң киң таралган тема пенсияләрне индексацияләү булды. Аларның күбесе законнардагы үзгәрешләр аларның акча янчыгына кагылмас дип өметләнде. Кызганычка каршы, могҗиза булмады: 2016 елдан эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен индексацияне исәпләмичә алачак. Бу категория пенсионерларга нәрсә белергә кирәклеген...

Индексацияне исәпкә алып иминият пенсиясен бар кеше дә алмаячак.

Соңгы айларда эшләүче пенсионерлар арасында иң киң таралган тема пенсияләрне индексацияләү булды. Аларның күбесе законнардагы үзгәрешләр аларның акча янчыгына кагылмас дип өметләнде.

Кызганычка каршы, могҗиза булмады: 2016 елдан эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен индексацияне исәпләмичә алачак. Бу категория пенсионерларга нәрсә белергә кирәклеген Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина сөйли.

-Пенсия законнарындагы үзгәрешләргә ярашлы төстә, 2016 елдан башлап эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм аңа билгеләнгән түләүне планлы индексацияне исәпләмичә алачаклар. Шулай итеп, 2016 елның февралендә үткәреләчәк пенсияләрне индексацияләү 2015 елның 30 сентябренә хезмәт эшчәнлеге алып бармаган пенсионерларга гына кагыла.

Страховую пенсию с учетом индексации в феврале получат не все пенсионеры Лаишевского района

-Ни өчен нәкъ 30 сентябрьгә?

-Бу дата - эш бирүчеләрнең соңгы отчет чорының соңгы көне. ПФР да булган әлеге мәгълүматлар нигезендә индексация үткәрү алдыннан эшләү факты билгеләнә. Конкрет очракта бу - 2015 елның 30 сентябре.

-Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген әлеге датадан соң туктатса?

-Пенсионер хезмәт эшчәнлеген 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр чорда туктата икән, ул бу турыда Пенсия фондына хәбәр итә ала. Моның өчен ПФРга гариза бирергә һәм хезмәт эшчәнлеген туктатуны раслаучы документлар тапшырырга кирәк. Гаризаны карап тикшергәннән соң пенсионерга киләсе айдан иминият пенсиясен индексацияне исәпкә алып түләячәкләр. Ягъни, әгәр пенсионер эшләвен индексация үткәрелгәннән соң туктаткан икән, икенче айдан ул индексация аркасында арткан иминият пенсиясе һәм аңа билгеләнгән түләүне алачак. Хезмәт эшчәнлеген туктатуны граждан быелның 31 маена кадәр раслый ала. Әлеге датадан соң моның кирәге калмый. Чөнки 2016 елның икенче кварталыннан эш бирүчеләр өчен гадиләштерелгән отчет бирү кертелә. Ә бу эш башкару факты эш бирүчеләрнең ай саен тапшырган мәгълүматлары нигезендә автомат төстә билгеләнәчәк, дигән сүз.

-Ә бу үзлегеннән мәшгуль булган пенсионерларга кагыламы?

-ПФРда индивидуаль эшмәкәрләр буларак исәптә торучы пенсионерлар, нотариуслар, адвокатлар һәм башкалар 2015 елның 31 декабренә ПФРда исәптә торалар икән, эшләүче булып саналалар.

-Ирина Александровна, тагын бер кат ассызыклагыз әле, гаризаны кем һәм кая тапшырырга тиеш?

-Гаризаларны Пенсия фондына хезмәт эшчәнлеген 2015 елның дүртенче кварталында туктаткан яки моны 2016 елның беренче кварталында эшләячәк пенсионерларга гына бирергә кирәк. Гаризалар кабул итү инде башланды. Аларны вакытында тапшыру иминият пенсиясен февраль индексациясе белән алуның гаранты булып тора. Гаризаны шәхсән яки вәкил аркылы тапшырырга, шулай ук почта аша җибәрергә була.

-Ә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе күпмегә артачак?

-Эшләмәүче пенсионерлар инде февральдә үк иминият пенсиясенең арттырылган күләменә исәп итә алалар. Индексация сәбәпле ул 4% ка артачак. Пенсия белән дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр быелның апрелендә барлык пенсионерлар өчен - эшләүчеләргә дә, эшләмәүчеләргә дә артачак. Күләме шул ук - 4%. 2015 елда эшләгән пенсионерларга да иминият пенсиясе артачак. Пенсияне гариза бирмичә генә 2015 ел өчен билгеләнгән пенсия балларыннан чыгып санаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район индексация пенсий